Әтием турында сөйләргә телим
Түбән Әлки авылында яшәүче әтием - Рөстәм Әбрар улы Билалов турында сөйләргә телим. Әтием 1962 елның 19 июлендә күп балалы гаиләдә туган. Аңардан тыш, гаиләдә тагын дүрт малай үскән. Алар барлыгы биш бертуган. Әтием гомер буе мактаганны, үзен аерып сөйләгәнне яратмады һәм ул хәзер дә шундый ук фикердә. Әмма, әтием, бүген түзәргә туры килер.