Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Уявта ат чабышында җинүчеләргә акчалата бүләк бирелде

Күп халык катнашында узган бәйрәмнәрнең асыл бизәге ул ат ярышлары. Беләбез: чөнки атлар ярышы ул – күңелләргә якын, иң гадел бәйгеләрнең берсе. Әлеге  акыллы җан иясен хуҗасы бәйрәмгә ничек хәзерләгән булса, йөзләгән кеше күз алдында шул лаеклы урынны алачак та. 

Сихтермә-Хузангайда үткән Россия күләмендәге Уяв ярышларына төрле районнардан атлар шактый килгән иде. Җиңүчеләр өчен призларны да оештыручылар бик саллы билгеләгәннәр: I урынга – 15 мең сум, икенчегә – 10 мең сум, өченче килүчегә – 5 мең сум.
Ярышлар Уяв бәйрәме үткән төп мәйданга орынып диярлек торган ипподромда узды.Әлеге ипподром яңа төзелгән. Анда тамашачылар өчен баскычлы  урыннар да ясалган, озын киртә буйлап та ярышны рәхәтләнеп күзәтергә мөмкин иде. 
Бәйгене бик җанлы, эчтәлекле, дәртләндергеч итеп, районыбызның спорт остасы, танылган тренер Рифкәт Сәгъдиев алып барды. Һәр ярышта катнашучы атлар, аларның хуҗалары белән ул тамаша кылучыларны якыннан таныштырып барды.
Менә хөкемдарлар тоткан флаг кинәт аска төште- ипподромның аргы башында беренче ярышка старт бирелде. Бәйгеләрне авыл атлары чабышкылары башлап җибәрде. Ярышта 7 чабышкы катнашты. Рифкәт Сәгъдиев жайдаклары белән таныштыра. Авыл атлары ярышына Аксубай районыннан өч чабышкы алып килгәннәр. Безгә аларның Рәмис Мәрдәнов исемле җайдагы таныш. Рәмиснең бездәге район Сабантуйларында катнашканы бар. Ул Карина кушаматлы 6 яшьлек аты белән ярышты. Алексеевскидан Малышка кушаматлы чабышкысы белән Владимир Александров килгән. Безнең чакыруларны кабул итеп ярышларны мавыктыргыч итеп оештыруда катнашканнары өчен, күршеләребезгә рәхмәт. 
Ә районыбыздан Радик Гәрәев, Мозаффар Ишморатов, Динар Рәхмәтуллин ярышларда катнаштылар. Тамашачыларның да күпчелеге үзебезнең атлар, егетләр өчен җан атты, билгеле.
Ә атлар бар көченә чапты: яллары, коерыклары җилдә тирбәлеп барды. 1800 метрлы дистанция алар арасында иң җитезләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Беренче 100 метрда ук кунагыбыз Рәмис Мәрдәнов аты алга чыкты. Аксубайдан Елизавета Сергеенко үзенең Браун кушаматлы яшь аты белән аңа орынып диярлек барды. Безнекеләр дә алдагы төркемнән бик калышмый  чабалар. Менә санаулы секундларда алар тамашачылар яныннан җилдәй җилдереп, беренче әйләнешне узып та киттеләр. Икенче әйләнештә алга ыргылучылар дистанцияне бирмәскә тырышты. Халык бер заман дәррәү кул чаба, сызгыра,”әйдә-әйдә” дип кычкыра башлады. Менә финиш – беренче урында – безгә таныш Рәмис Мәрдәнов. Икенче-өченче урыннарны да аксубайлылар – Елизавета Сергеенко һәм Рамил Идиятуллин бүлештеләр.
Икенче ярышта ярымтокымлы юртаклар катнашты. Бу бәйгедә кечкенә арбаларга утырып, биш узышчы үз осталыгын һәм тәрбияләгән  малларының өлгерлеген күрсәтте. Бәйгедә районнар ярышты дисәң дә була. Чөнки юртаклар Чистай, Аксубай, Спас һәм билгеле Әлки районнарыннан иде. Бездән Түбән Әлкидә  яшәүче Марат Гобәйдуллинның ярымтокымлы  Рахбар Аш кушаматлы аты стартка чыкты. Аның белән Маратның улы Булат идарә итте. Булат инде быел район Сабан туенда призлы урын яулаган иде. Юртаклар ярышын күзәтүдән дә халык ләззәт алды. Чистайдан килгән кунагыбыз Сергей Брагин Апалон Аш юртагы белән, 1600 метрлы дистанцияне күз ачып йомганчы үтеп, финишка беренче килде. Аның артыннан ук бер-ике секунд аерма белән Аксубайдан Илнур Ярмөхәммәтов Александрия кушаматлы юртакта килде. Өченче булып финиш сызыгын Чистайдан Шәрипҗан Хәсәнов (Варяг кушаматлы атта) үтте. Булат Гобәйдуллин дүртенче булды.
Менә ярымтокымлы чабышкыларга мәйдан бирелде. Бу ярыш катнашучыларның да географиясе киң – Чистай, Аксубай, Алексеевск, Нурлат районнарыннан тыш, Самара шәһәреннән дә бар иде. Ярымтокымлыларда Аксубайдан Ленур Нуретдинов Вымпел аты белән беренче килде. 
“Хузангай” җәмгыятендә тәрбияләнүче Орлов токымлы атларны аерым ярыштырдылар. Анысында хөкемдарлар ике беренче урынны билгеләделәр. Бу Марат Гобәйдуллин ( Дилер атында) һәм Әхәт Сәгыйтдиновлар (Монте Кристо). Икенче урын Иван Ямщиковка бирелде.
Уявта чиста токымлы атлар да ярышты. Дөрес, әлеге атлар (алар дүртәү) барысы да Аксубай районыннан килгәннәр иде. Бу ярышта да безгә таныш җайдак Рәмис Мәрдәнов беренче килде. 
Ат ярышлары тамаша кылучыларда онытылмаслык хатирә калдырды. Ярый әле шундый матур малкайлар бәйгесен карарга районда Сабантуйлар,  Уявлар оештырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев