21 апрель 2018 яңалыклары
-
Әлки районында укучыларның Нәби Дәули исемендәге V ачык фәнни-тикшерену конференциясе булды
Базарлы Матакта Нәби Дәули исемендәге гимназиядә укучыларның V ачык фәнни-тикшерену конференциясе булды. Анда Әлки, Нурлат, Алексеевск районнарыннан hәм Ульяновск өлкәсенең Аллагул мәктәбеннән 114 укучы катнашты. Алар 13 секциядә эшләделәр. Балалар татар теле hәм әдәбияты, рус теле hәм әдәбияты, математика, информатика, туган як тарихын өйрәну hәм башка темалар буенча тикшерену эшлэрен...
-
Субсидия алу өчен теркәлү кирәк
Йорт кошлары сатып алучыларга субсидия бирү өчен, үрдәк, каз бәбкәләрен, чебешләрне саткан кош фабрикасыннан бирелгән ветеринария таныклыгы булырга тиеш. Бу турыда район ветеринария берләшмәсе хәбәр итә. Таныклык алу өчен ветеринария бүлегендә урнашкан "Меркурий" хезмәтендә теркәлү үтәсе. Аның адресы: Базарлы матак, Юл урамы, 8 (ветеринария лаборатория бинасы). Үзең белән паспорт һәм...
-
Шәхси хуҗалыкларның кош-корт бәбкәләре сатып алу чыгымнарына субсидия бирелә
Республикада быел да шәхси хуҗалыкларның кош-корт бәбкәләре сатып алу чыгымнарының бер өлеше өчен субсидия түләнә.
-
Әлки районының “Ләйсән” йөзү бассейны тренерлары Александр Георгадзе һәм Эльвира Шәйхетдинова район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде
Районда балалар арасында су спортын популярлаштырулары, командалар белән республика, Россия күләмендә су полосы ярышларында уңышлы чыгыш ясаулары өчен "Ләйсән"йөзү бассейны тренерлары Александр Георгадзене һәм Эльвира Шәйхетдинованы район башлыгы Александр Никошин Мактау (Почет) грамотасы белән бүләкләде. Тренерлар да буш кул белән килмәгәннәр - район башлыгына алар командалар әгъзалары имза салган су...
-
Әлки районы: җәяүлене таптатып, аны яралы хәлдә ташлап калдырган йөртүченең эше судка җибәрелде
Узган елның 6 маенда М.Рыжкова һәм Т. Захарова Иске Тахтала авылыннан ерак түгел гөмбә җыялар.
-
"Созвездие-Йолдызлык"
-
Кипкән үләнне яндырган өчен зур штрафлар каралган, дип искәртә Әлки районы янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов
Елның елында кар эреп җир ачылгач узган елгы корыган үләннең янып китү очраклары булып тора. Бу нигездә ут белән саксыз эш итү яисә балалар шаяруы аркасында килеп чыга. Кагыйдә буларак, мондый яну бик зур тизлек белән һәм зур мәйданнарга тарала.