25 октябрь 2018 яңалыклары
-
Әлки районы авыл җирлекләре советларында киңәйтелгән утырышлар үткәрелә башлады
Аларда шунда яшәүче кешеләр дә катнаша, нәтиҗәдә утырыш җыен буларак үтә.
-
Әлки районы үзәгендә 3 ноябрьдә бәйрәм алды ярминкәсе үткәрелә
3 ноябрьдә Базарлы Матакта алда торган бәйрәмнәр уңаеннан ярминкә оештырыла.
-
Әлки районында 26 октябрьда “Тоннель” операциясе үткәрелә
25 гыйнварда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын ачыклау максатында "Тоннель" профилактика чарасы үткәрә. Әлеге операция барышында транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү, юлда җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, балаларны йөртү, пассажирларны йөртү таләпләрен бозу кебек кагыйдәләрне бозуны ачыклауга аерым игътибар биреләчәк.
-
Россиядә беренче электрон таможня Идел буе федераль округында ачылды
Тантана Халыкара таможня форумы-2018 кысаларында видеокүпер режимында узды.
-
Инвесторларга яхшы шартлар тудырган өчен, Татарстан БМО премиясенә лаек булды
Россия төбәкләреннән Татарстанның гына мондый премиясе бар, диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
-
Әлки районының Базарлы Матак авылында быел 11 җәяүлеләр кичүе ясалды
Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты тырышлыгы белән быел җәй ахыры – көз башында 11 урында зебра–җәяүлеләр өчен юл аша кичүләр ясалды.
-
Әлки районы прокуроры урынбасары Луиза Хәйруллина: диспансерлаштыру узган көннәр өчен түләнәчәк
Хезмәткәрләр диспансерлаштыру үтү өчен өч елга бер мәртәбә бер эш көнендә эштән азат ителәчәк.
-
Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүчеләр терлек асраучыларга ярдәм программаларыннан актив файдалана
Базарлы Матакта йорт кошлары сатып алучыларга 301 мең 420 сум субсидия бирелгән.