26 март 2018 яңалыклары
-
Әлки районы: 27-28 мартта халыкка ашыгыч хәбәр бирү системасын тикшерү үткәрелә
27-28 мартта Татарстан Республикасы территориясендә халыкка хәбәр бирүнең төбәк, җирле һәм локаль системаларын, шул исәптән халыкка республика территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турында ашыгыч хәбәр бирүнең комплекслы системасын тикшерү үткәрелә.
-
Әлки районы үзәк хастаханәсендә 28 мартта “Ачык ишекләр көне” үткәрелә
28 мартта район үзәк хастаханәсендә "Ачык ишекләр көне" үткәрелә.
-
Әлки районы башлыгы мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Россия мәдәният хезмәткәрләре көне һәм Халыкара театр көне уңаеннан район башлыгы Александр Никошин мәдәният хезмәткәрләрен, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы әлкилеләрне шушы бәйрәмнәр белән котлады.
-
Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе музеена пенсионер Марат Хәмитов күп экспонатлар бүләк итте
Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең музее елдан-ел кызыклырак экспонатлар белән баетыла.
-
Әлки районы авылларында кино сеанслары үткәрелә
Район кино учреждениесе авылларга барып кызыклы фильмнар күрсәтә. Узган атнада Хурада, Хузангай авылларында яшәүчеләр чуашча фильм караганнар. Киносеанс Югары Әлкидә дә булган. Район үзәгендә бу көннәрдә "Офицеры" фильмы күрсәтелә.
-
Әлки районы: Базарлы Матакның Кыр урамында яшәүчеләр хуҗасыз этләрдән зыян күрә
Без Базарлы Матакның Кыр урамында яшибез. Элеккеге күршебез йортында эт асрады. Билгеле инде, бер эт янына башкалары да ияләшә - алар үрчеделәр, урамга чыгып йөри, зыян итә башладылар. Хәзер инде хуҗалары да юк - күрше өен башкаларга сатты, алары әле килеп урнашмадылар. Ә этләр үрчи тора. Ә без алардан газап...
-
Әлки районының Каракүл авылында саксыз тәмәке тарту нәтиҗәсендә чыккан янгында ир белән хатын үлгән
23 мартта Каракүл авылында торак йортта янгында ир белән хатынның гомерләре өзелгән.
-
Көчле җил һәм буран көтелә
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.