26 апрель 2018 яңалыклары
-
ӘНИСЕ НӘФИС БЕЛӘН ГОРУРЛАНА
Чиябаш егете Нәфис Миншакиров Алексеевск агроколлиятенең Базарлы Матактагы филиалын тәмамлауга чакырылыш буенча армиягә китә.
-
Соңгы өч елда Әлки районында 125 йортта янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар урнаштырылган.
Әлеге янгын “хәбәрчеләре” беренче чиратта күп балалы гаиләләр, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр, инвалидлар яшәгән йортларга куелды.
-
Әлки районы башлыгы Александр Никошин сугыш ветераннарының өйләрендә булып, аларга бәйрәм бүләкләре тапшырды
Район башлыгы Александр Никошин ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, аларга бәйрәм бүләкләре тапшырды.
-
Әлки районы хуҗалыкларында дым каплауга керештеләр
Район хуҗалыкларында күпьеллык үлән басуларын тырмалауга керештеләр. Бүгенгә бу эш 1400 гектарда башкарылды.
-
Әлки районының “Строитель и К” җәмгыяте “Республиканың төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма” бәйгесе җиңүчесе булды
Районыбызда озак еллардан бирле уңышлы эшләп килүче “Строитель и К” җәмгыяте “Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма” республика бәйгесе җиңүчесе булды.