Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы хуҗалыкларында дым каплауга керештеләр

Район хуҗалыкларында күпьеллык үлән басуларын тырмалауга керештеләр. Бүгенгә  бу эш 1400 гектарда башкарылды.

Яз шактый соңга калып килә быел. Дөрес, яңгырларның  явып торуы, эшне бераз тоткарласа да, кырларга шифалы дым бирә.

Районда иртә яздан ашлама кертү башланган иде. “Кызыл Шәрык-Агро” самолетлар ярдәмендә күпьеллык үләннәр, уҗым басуларында зур мәйданнарны тукландыру эшләрен башкара алдылар. Бу эш уңышлы дәвам итә. Ә “Хузангай” җәмгыятендә минераль ашламалар кертү “Туман” агрегатлары белән алып барыла.

24 апрельдә районда беренчеләрдән булып “Яшь көч” җәмгыятендә тырмалауга төштеләр. Биредә күпьеллык үлән басуларында бу эш 200 гектар мәйданда башкарылды инде. “Әхмәт” отрядында да берьюлы өч агрегат тырмалауга кереште. Инде бу эшкә “Кызыл Шәрык-Агро”ның барлык хуҗалыклары, “Хузангай” җәмгыяте дә кушылды.

Соңлап килгән яз игенчене сагайта. Кояш кинәт кыздыра башласа, басулардагы мул дым запасы һавага очып бетәргә мөмкин. Шуңа да механизаторлар алдына дым каплауны, тәүлек әйләнәсе эшләп, кыска срокта башкару бурычы куела.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев