Уракка чәчү тоташты
Игенчеләребез соңгы көннәрдәге кояшлы, аяз һава шартларыннан тулысынча файдаланырга тырыша. Районда 13 августка бөртеклеләрнең 58 процент мәйданында игеннәр җыеп алынды. Уңыш әлегә гектардан уртача 26,5 центнер тәшкил итә.
Урып-җыю эшләре 1-2 көннән "Хузангай" кооперативында, "КШ-Агро"ның "Көньяк Әлки" филиалы отрядларында төгәлләнәчәк. "Көньяк Әлки" филиалы комбайнчылары, үзләрендә бөртеклеләр урагы төгәлләнүгә барганда, дүрт комбайннарын калдырып, бишесен Спас районындагы "КШ-Агро" отрядларына ярдәмгә җибәргәннәр. Күршеләргә дә булышалар, читтән акча да эшләп калалар.
Август авыл хуҗалыгында яз айларына караганда да тыгыз, тынгысыз чор санала. Урак эшләре белән бергә туңга сөрү, көзге чәчү башланды. "КШ-Агро"ның "Көнчыгыш Әлки", "Көньяк Әлки" филиалларында арыш чәчә башладылар. 15 августтан "Хузангай" кооперативы көзге бодай чәчүгә керешә.
Быел район игенчеләренә 30 мең гектарда уҗым культуралары чәчү планы җиткерелә. Бу хәйран күп мәйдан дигән сүз. Уҗым культуралары коры елны да тотрыклы уңыш бирә. Әйтик, быел "КШ-Агро"ның уҗым бодае басулары һәр гектардан 30 центнердан артык уңыш бирде.
Хузангайлылар исә, Спас районындагы сөрү җирләрен дә кертеп, 7 мең гектарда уҗым культуралары чәчергә җыеналар. Шулай ук әлеге хуҗалыкта туңга сөрү бик әйбәт оештырылган. Соңгы көннәрдә биредә ун К-701 тракторы сукада эшләде. Алар инде 5,5 мең гектар җирне туңга сөрергә өлгерделәр. Ә бит, белгечләр әйтүенчә, иртә туңга сөрелгән һәр гектар җир, бернинди өстәмә чыгымнар тотмыйча, 3 центнерга кадәр өстәмә уңыш бирә. Туңга сөрү "Көньяк Әлки"нең «Юхмачы» отрядында да әйбәт бара. Сентябрь башыннан бөртек суктыру комбайннары көнбагыш урагына төшәчәк. Көнбагыш районда бик күп игелә. Ул быел гомер булмаганны 17 мең гектар тәшкил итә.
Шулай ук силос өчен кукуруз урырга да әзерлек бара. Кукуруз күп җирдә бик биек үскән, шактый масса бирәчәк. Силос өчен кукуруз мәйданнары районда 7 мең гектарга якын тәшкил итә.
P.S. Бөртек суктыруда катнашучы комбайнчылар ярышы күрсәткечләре газетаның урта битендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 июль 2022 - 17:28Базарлы Матак урта мәктәбененең «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар музейда кунакта булдылар Базарлы Матак урта мәктәбененең «Кояшкай» мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар С.М. Лисенков исемендәге музейда кунакта булдылар.6500
-
3 июль 2022 - 14:41Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков гаҗәеп оста бакчачы иде Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков гаҗәеп оста бакчачы иде. Ул үз җир кишәрлегендә күп төрле җимеш агачлары, куаклар, яшелчәләр үстерер иде.5900
-
3 июль 2022 - 10:30Тугыз дистә ел дәвамында район газетасы Әлки төбәге тарихын яза Район газетасы чыга башлауга быел 90 ел тулды. Газетабызның горурланырлык бай тарихы бар. Ә мондый олуг юбилей ул - үткәннәргә борылып карарга бер сәбәп тә.5800
-
3 июль 2022 - 10:08Чуаш бәйрәме Уявта нинди чаралар үткәреләчәк Чуаш бәйрәме Уявта түбәндәге чаралар булуы көтелә:5900
-
3 июль 2022 - 08:35Гөлфия Билалова: Балалар, әлеге яраткан шөгылегезне ташламагыз Күпләр өчен гадәти булган һәм инде үткәндә калган 2011 елда мин Балалар иҗат йортына эшкә килдем.6300
-
28 июнь 2022 - 11:5110 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме үткәреләчәк
-
28 июнь 2022 - 11:5010 июль көнне Сихтермә-Хузангай авылынад Уяв бәйрәме үткәреләсәк
-
17 июнь 2022 - 11:01Рушания Валиева "Салманым"
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.29000
-
28 июнь 2022 - 11:00Әлки районында офис җиһазларын утильләштерделәр Оешма – учрежденияләрдә кулланышта бик күп офис техникасы бар. Еллар үткәч алар “картая” гамәлгә яраксызга әйләнә.29600
-
24 июнь 2022 - 07:51Әлки районы үзәк хастахәнәсендә Медицина хезмәткәре көне уңаеннан бәйрәм үткәрелдеБүген актлар залы чәчәкләргә күмелгән, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән.53100
-
1 июль 2022 - 08:44Все бесплатно аларда Хорошо иметь в деревне Әтиең-әниеңне Можно на все лето туда Илтергә бәбиеңне.34300
-
1 июль 2022 - 10:00Сихтермә-Хузангай авылында Уяв бәйрәме узачак мәйданда соңгы әзерлек эшләре бара 10 июльдә Сихтермә-Хузангайда үтәчәк Уявка барыргамы-юкмы дип, һаман да икеләнәсезме? Бүген без күңелегездә туган шикләрне таратырга телибез.29000
-
1 июль 2022 - 12:38Спас районыннан Кристина Малыгина Базарлы Матакка бала тудыру йортына рульдә үзе килгән Спас районының Танкеевка авылында яшәүче Кристина Малыгина ашыгыч ярдәм дә чакыртмаган, иренең өйгә кайтуын да көтеп тормаган, машинаны кабызган да, бала тудыру йортына рульдә үзе киткән.20800
-
1 июль 2022 - 10:11Сихтермә-Хузангайда авыл исемен алмаштыру буенча ачык тыңлаулар үтте Петр Хузангай исемендәге музей-клубның актлар залы халык белән шыгрым тулган иде һәм һәркем үз фикерен белдерергә теләде.19900
-
2 июль 2022 - 08:46Бушка Әгәр үзең тырышсаң Соң ятып, иртә торсаң. Бушка килә барсы да Сүзем шулар хакында.17300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика