Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ӘЛКИ РАЙОНЫ УҖЫМ БАСУЛАРЫНДА ДЫМ КАПЛАУ ТӨГӘЛЛӘНЕП КИЛӘ

 Соңгы көннәрдә район басуларында эшләр тагын да җанланды. Уҗым, күпьеллык үлән кырларына ашлама кертү белән бергә, барлык хуҗалыклар да дым каплауга төштеләр.

Узган көз 18 мең 600 гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде. Алар уңышлы гына кыш­ладылар. Барлык мәйданнарга да минераль ашламалар кер­телде. Беренче мөмкинлек туу белән игенчеләребез дым кап­лауга төштеләр. Инде 17 мең 600 гектарда тырмалау эшләре башкарылды. Бу планга карата 95 процент дигән сүз.

Күпьеллык үлән мәйданнары бездә 12 мең 600 гек­тар били. Шуның 4 мең 200 гек­тарында дым капланды. Туңга сөрелгән 4 мең гектар җирдә дә тырмалау эшләре башкарыл­ды. Тырмалау “Кызыл Шәрык- Агро”ның “Үзәк”, “Көньяк”, “Көньяк-Көнчыгыш” филиал­ларында һәм “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятьләрендә бик әйбәт оештырылган.

Игенчеләребез бүген-иртәгә сабан культуралары чәчүгә керешәчәк. Күп хуҗалыкларда, кырларны чәчү өчен әзерләү белән бергә, орлыкларны инкрустацияләү эшләре дәвам итә. Сабан культуралары орлыкларының 40 проценты эшкәртелгән инде.

 

 Алпар егете Илшат Шаһиев бу көннәрдә үзенең МТЗ-1221 тракторы белән Үргәгар кырларын тырма­лауда эшли. Ул бу тракторын өч ел элек кенә Алабугага барып үзе алып кайткан булган. Яңа тракторга, карап-саклап та йөрткәч, язгы кыр эшләренә әзерлек чорында вак-төяк ремонт кына кирәккән.

– Күп вакытым тагылма агрегатларны төзекләндерүгә китте. Алар барысы да иске. Алдан ук җайлап- майлап куймасаң, кырда эшләгәндә ватылып, туктап калуың да ихтимал, – ди Илшат үзе.

Ул ике-өч көн элек кенә янәшәдәге туңга сөрелгән кырларны тырмалаган булган. Иртәгә чәчкеч тагып шул кырларга чыгачак, сабан культуралары орлыкларын җир куенына салачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев