Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сөт сату – гаилә бюджетын тулыландыруның ышанычлы чыганагы

Сөт сату - күп райондашларыбыз өчен гаилә бюджетын тулыландыруның ышанычлы чыганагы. Үргәгар авылында яшәүче Таһир һәм Әсхәдә Сәлаховларга да шулай. Алар үз хуҗалыкларында дүрт баш сыер тоталар. -Сыер асрау мәшәкатьле, билгеле,-ди Әсхәдә апа. -Аның каравы, ай саен 9-10 мең сумлык сөт сатабыз. Ул үз авылларында 25 елдан артык фермада сыер...

Сөт сату - күп райондашларыбыз өчен гаилә бюджетын тулыландыруның ышанычлы чыганагы. Үргәгар авылында яшәүче Таһир һәм Әсхәдә Сәлаховларга да шулай. Алар үз хуҗалыкларында дүрт баш сыер тоталар.
-Сыер асрау мәшәкатьле, билгеле,-ди Әсхәдә апа. -Аның каравы, ай саен 9-10 мең сумлык сөт сатабыз.
Ул үз авылларында 25 елдан артык фермада сыер савучы булып эшләгән.
-Гомер буе иртә таңнан караңгы төшкәнче хезмәттә булдык. Һәм менә 6500 сум пенсия белән лаеклы ялга чыктым. Бу акчага ничек яшәмәк кирәк. Шул терлек асрау аркасында тормышны алып барабыз инде,-дип сөйли Әсхәдә Сәлахова.
Дүрт баш савым сыерыннан тыш әле бер үгезләре, ике бозаулары бар. Бу кадәр терлеккә азыгы да шактый кирәк бит әле.
-Печәнне җәй буе болыннардан чабабыз. «УАЗ» автомобиленә арба көйләп алып кайтабыз. Бөртеген исә сатып алабыз. Пай җирләре өчен менә бер тонна икмәк алдык әле,-дип сүзгә кушыла йорт хуҗасы Таһир Сәлахов. -Хөкүмәт һәр сыерга ике мең сум исәбеннән субсидия бирде. Рәхмәт, анысы да бик ярап куйды.

САННАР
Ел башыннан бирле район халкы 6316 тонна сөт саткан. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда бу 635 тоннага күбрәк.
Бер сыерга исәпләгәндә уртача 2294 килограмм сөт сатылган дигән сүз.
Быел авыл халкы сөт сатып 96 миллион 47 мең сум акча эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев