Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 10 декабрь 2014 яңалыклары

    • 10 декабрь 2014 - 15:28
      “Каенкай” социаль приютында тәрбияләнүчеләр зур уңышларга ирешкәннәр
      "Каенкай" социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Варенье" дип аталган Бөтенроссия балалар иҗаты фестивалендә катнашып, зур уңышларга ирешкәннәр. Унбиш яшьлек Евгения Максанова, 11 яшьлек Рөстәм Гатауллин һәм Рәис Гайфуллин "Костюмнар. Халык әкиятләре" номинациясендә өченче урынны алганнар. Алар тәрбиячеләре Роза Хәмидуллина җитәкчелегендә кул астында ни бар, шул материаллардан борынгы заман кешеләре кигән кием үрнәкләре...
      528
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 14:29
      Чыршы-наратларны законсыз кисүдән саклау максатында рейдлар үткәрелә
      "Әлки урманчылыг учреждениесе" инспекторлары чыршы-наратларны законсыз кисүдән саклау максатында рейдлар үткәрә башладылар. Агачларны законсыз кискән өчен административ санкцияләр бик кырыс: закон бозучы 4000 сумлык штрафка да тартыла, табигатькә китергән зыян бәясен дә капларга тиеш була. Соңгысы шулай ук зур сумма тәшкил итәргә мөмкин. Әйтик, кечкенә чыршыны кисүдән зыян 1500 сум...
      507
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 13:49
      Район мәктәпләрендә Коткаручы көненә багышланган ачык дәресләр үткәрелә
      Район мәктәпләрендә Коткаручы көненә багышланган ачык дәресләр үткәрелә. Дәресләрне укытучылар урынына янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре алып бара. Алар балаларга коткару хезмәтенең тарихы, әһәмияте хакында сөйлиләр, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының заманча структурасын тасвирлаган фильм күрсәтәләр. Моннан тыш, укучылар белән Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәү, янгын булганда үзеңне ничек...
      676
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 11:17
      Дамир Шәйхетдинов авылдашларына Яңа ел бүләге ясады
      Түбән Әлкидә яшәүче эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов авыл мәдәният йортына радиоаппаратура алып бирде. Эшмәкәрнең авылдашларын кайгыртып эшләгән бу гамәле беренчесе түгел. Авыл сабантуенда тальян моңы яңгырасын әле дип, грамунчы Рифкать Хәмәтшинга гармун бүләк иткән ул. Клуб мөдире Рәмзия Галәветдинова эшмәкәргә рәхмәт әйтеп бетерә алмый, чөнки һәр кичә, һәр бәйрәмне үткәргәндә Шәйхетдиновлар...
      507
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 10:51
      3 декабрь быел беренче тапкыр Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелде
      3 декабрь быел беренче тапкыр Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан район үзәк китапханәсе Базарлы Матак мәктәбенең "ОРКЕСТР" хәрби-патриотик клубы белән берлектә тантаналы чара оештырды. Әлеге кичәдә Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы студентлары, Базарлы Матак мәктәбенең өлкән сыйныфлар укучылары катнашты. Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Ирина Сабирова Билгесез солдат көненең...
      568
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 08:26
      Рөстәм Шәйхетдинов бильярдта беренче
      8 декабрьдә Казанның "Тимерхан" мәдәни үзәгендә хәрби хезмәтләр ветераннары һәм инвалидлары арасында спартакиада үткәрелде. Анда безнең районнан да бер төркем "әфганчылар" катнашты. Әмма уңыш Рөстәм Шәйхетдиновка гына елмайды: ул бильярд буенча беренче, боулинг ярышларында икенче урыннарны алып медальләр, кубок һәм бүләк карталары белән бүләкләнде.
      525
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 07:38
      Сөт сату – гаилә бюджетын тулыландыруның ышанычлы чыганагы
      Сөт сату - күп райондашларыбыз өчен гаилә бюджетын тулыландыруның ышанычлы чыганагы. Үргәгар авылында яшәүче Таһир һәм Әсхәдә Сәлаховларга да шулай. Алар үз хуҗалыкларында дүрт баш сыер тоталар. -Сыер асрау мәшәкатьле, билгеле,-ди Әсхәдә апа. -Аның каравы, ай саен 9-10 мең сумлык сөт сатабыз. Ул үз авылларында 25 елдан артык фермада сыер...
      464
      0
      0
    • 10 декабрь 2014 - 05:32
      Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык. (Фердинанд Мәхмүтов)
      Газетабызда Яңа ел бәйгесе игълан итеп, 2015 ел символлары Кәҗә белән Сарык, алар белән бәйле кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр турында язып җибәрүегезне сораган идек. Шулай ук кызыклы һәм эчтәлекле, оригиналь Яңа ел теләкләре дә җибәрә аласыз. Иң уңышлы язмалар авторларын истәлекле бүләкләр көтә. Бу санда бәйгегә килгән беренче язманы урнаштырабыз....
      842
      0
      0
    Реклама