Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чыршы-наратларны законсыз кисүдән саклау максатында рейдлар үткәрелә

"Әлки урманчылыг учреждениесе" инспекторлары чыршы-наратларны законсыз кисүдән саклау максатында рейдлар үткәрә башладылар. Агачларны законсыз кискән өчен административ санкцияләр бик кырыс: закон бозучы 4000 сумлык штрафка да тартыла, табигатькә китергән зыян бәясен дә капларга тиеш була. Соңгысы шулай ук зур сумма тәшкил итәргә мөмкин. Әйтик, кечкенә чыршыны кисүдән зыян 1500 сум...

"Әлки урманчылыг учреждениесе" инспекторлары чыршы-наратларны законсыз кисүдән саклау максатында рейдлар үткәрә башладылар.

Агачларны законсыз кискән өчен административ санкцияләр бик кырыс: закон бозучы 4000 сумлык штрафка да тартыла, табигатькә китергән зыян бәясен дә капларга тиеш була. Соңгысы шулай ук зур сумма тәшкил итәргә мөмкин. Әйтик, кечкенә чыршыны кисүдән зыян 1500 сум булса, ылыслы агачның бер ботагы өчен штрафтан кала 100 сум түләргә кирәк булачак. "Әлкиурман" учреждениесе сатуга җитәрлек күләмдә чыршы-нарат чыгарачак. Бәяләр дә әллә ни кыйммәт түгел. Шулай булгач, законсыз агач кисеп, исемеңә тап төшерергә, шуның өстенә шактый акчаңны да югалтырга кирәкмәс, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев