Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Каенкай” социаль приютында тәрбияләнүчеләр зур уңышларга ирешкәннәр

"Каенкай" социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Варенье" дип аталган Бөтенроссия балалар иҗаты фестивалендә катнашып, зур уңышларга ирешкәннәр. Унбиш яшьлек Евгения Максанова, 11 яшьлек Рөстәм Гатауллин һәм Рәис Гайфуллин "Костюмнар. Халык әкиятләре" номинациясендә өченче урынны алганнар. Алар тәрбиячеләре Роза Хәмидуллина җитәкчелегендә кул астында ни бар, шул материаллардан борынгы заман кешеләре кигән кием үрнәкләре...

"Каенкай" социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Варенье" дип аталган Бөтенроссия балалар иҗаты фестивалендә катнашып, зур уңышларга ирешкәннәр.

Унбиш яшьлек Евгения Максанова, 11 яшьлек Рөстәм Гатауллин һәм Рәис Гайфуллин "Костюмнар. Халык әкиятләре" номинациясендә өченче урынны алганнар. Алар тәрбиячеләре Роза Хәмидуллина җитәкчелегендә кул астында ни бар, шул материаллардан борынгы заман кешеләре кигән кием үрнәкләре тегеп, шуны үзләре үк күрсәткәннәр һәм жюриның югары бәясенә лаек булганнар.

Роза Хәмидуллина үзе дә "Ел педагогы. Зирәк остаз" номенациясендә мастер-класс күрсәтеп, беренче урын алган. Балалар һәм тәрбиячеләрнең тырышлыгы югары бәяләнгән: "Кояшкай" приюты коллективына балаларның шәхсен тәрбияләүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә ирешкән уңышлары өчен "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Рәхмәт хаты тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев