Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Новости

Әлки районында көзге чакырылышта армиягә китәсе 40 ка якын егет өчен “Призывниклар көне” үткәрелде

Бүген районнан көзге чакырылыш буенча сигез егет хәрби хезмәткә китте. Ә бер көн алдан район мәдәният йортында тантаналы төстә “Призывниклар көне” үткәрелде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Ир-егет үстергән гаилә баласына яшь чактан ук “син бит солдат буласы кеше” дип колагына киртләп килә. Хәер, һәр малай кечкенәдән солдат булырга хыялланып үсә. Һәм менә бу көздә Ватан сагына китәсе 40 ка якын егет өчен бәйрәм оештырылып, теләк-фатихалар җиткерелде.

Билгеле, бу чарада улларыннан аерылу сагышы катыш дулкынлану кичерүче әти-әниләр дә катнашты.

Бәйрәм (мероприятие, торжество?) “Әфганнан Чечняга чаклы” ансамбленең  патриотик рухтагы җыры белән башланып китте. Аннан булачак солдатларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде.

–Елга ике тапкыр без “призывниклар көне” үткәрәбез. Әлки җиреннән хәрби хезмәткә китүчеләр үзләрен һәрчак кыю, булдыклы, зур җаваплылык хисенә ия егетләр итеп таныталар. Ил каршындагы хәрби бурычыңны үтәү гомер-гомергә ир-егетнең мактаулы вазыйфасы саналды. Дөрес, 90 нчы елларда солдат хезмәтеннән качып йөрү модада булып алды. Шөкер, соңгы елларда Ватан сакчысы булуның янә дәрәҗәсе үсте, горурлыгы артты (честь и гордость). Мин сезнең һәркайсыгызның хәрби бурычын намус белән үтәп, сау-сәламәт туган якка әйләнеп кайтуыгызны телим. Сезне бер елдан тормыш чыныгуы үткән, ныгыган ир-егетләр итеп көтеп калабыз,–дип мөрәҗәгать итте егетләргә Илнур Вәлиевич.

Тиздән шинель киясе егетләр офицер, район хәрби комиссары Виктор Лаврентьевның да һәр сүзен йотлыгып тыңладылар.

–Хәзер солдатларның хезмәт итү шартлары бик яхшырды. Сезгә туганнарыгыз белән аралашып яшәү өчен кесә телефоннары да биреләчәк. Күбегез Оренбургтагы безнең район шефлыкка алган частьтә хезмәт итәр. Башка тарафка озатылсагыз да борчылыр урын юк. Россия Кораллы Көчләрендә хәзер һәр җирдә тәртип, ныклы дисциплина, –диде хәрби комиссар.

Теләкләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин да кушылды.

–Тарихтан беләбез – бер генә дәүләт тә көчле армиясез куәтле була алмый. Ә Россия дөньяда хәрби яктан бик көчле дәүләт. Шуңа да Кораллы Көчләрдә хезмәт итү һәр егет өчен горурлык дип саныйм. Иң мөһиме, шуны онытмагыз – сезне әти-әниләрегез, якыннарыгыз өзелеп көтә. Алар сөенерлек, сезнең белән горурланырлык итеп хезмәт итегез,–диде ул.

Аннан соң булачак солдатлар әти-әниләре, туганнары белән истәлеккә фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев