Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме

Яз һәм хезмәт бәйрәме белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин котлады.

"Бу язгы бәйрәм табигатьнең яшәргән, ямьләнгән, яшеллеккә күмелгән чагына туры килә. Бүген һәр җирдә үзгә бер күтәренкелек, бәйрәм һәм хезмәт рухы хөкем сөрә. Игенчеләребез бәйрәмне басуда, хезмәт урыннарында каршылыйлар. Районыбыз кырларында чәчү эшләре бара, икмәк уңышына нигез салына. Язгы кыр эшләрен үзвакытында һәм сыйфатлы итеп башкару бик мөһим. Көнне төнгә ялгап эшләүче игенче-механизаторларыбызга авыр хезмәтләрендә уңышлар телик.
Алдыбызда торган тагын бер мөһим бурыч - авылларыбызда чистарту-төзекләндерү эшләрен башкару. Гомумән, чисталык мәсьәләсе һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Хезмәт һәм яз бәйрәме белән тәбрикләп, һәркайсыгызга сәламәтлек һәм иминлек, күңел күтәренкелеге, башлаган һәр изге эешегездә уңышлар телим, хөрмәтле райондашлар!"-диелә район башлыгы котлавында.

Иртәгә - шимбә өмәсе
Иртәгә, 28 апрельдә, традицион шимбә өмәсе игълан ителде.
Барыбыз да - оешма һәм предприятиеләр, хуҗалыклар эшчеләре, мәктәп укучылары, пенсионерлар - бердәм төстә өмәгә чыгыйк, урамнарыбызны, тыкрыкларны, юл тирәләрен, елга һәм урман буйларын чистартыйк, агачлар утыртыйк. Авылларыбыз ямьләнеп, балкып торсын, бәйрәмнәрне матур каршылыйк!

Хәрби комиссар белән очраштылар
Сишәмбедә республиканың көньяк зонасына кергән районнар призывниклары һәм аларның әти-әниләре балалар иҗаты йортында җыелдылар.
Алар биредә республика хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская белән очраштылар. Хәрби комиссар егетләргә Россия Кораллы Көчләренең бүгенгесе, анда барган реформалар, солдатларның хезмәт итү шартлары турында сөйләде. Сәрия Сабурская призывникларга хокукларын аңлатты.

Инвалид балаларга өстәмә түләү
Һәрдаим башкалар ярдәменә мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү билгеләнде.
Әлеге түләүнең күләме 7538 сум һәм гаиләнең һәр кешесенә туры килә торган уртача айлык керем арасындагы аермага тигез. Гаиләдә ике яисә аннан күбрәк инвалид бала булганда айлык акчалата түләү аларның һәркайсына бирелә. Әлеге акча инвалид баланы караучы кешегә - баланың законлы вәкиленә билгеләнә һәм түләнә. Өстәмә түләү гариза һәм барлык кирәкле документларны тапшырган айдан башлап ел дәвамында бирелә. Бу хакта барлык сораулар белән район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел.: 20-8-94.

Салым түләүчеләр игътибарына!
Салым инспекциясе исегезгә төшерә: 2012 елның 2 маенда декларация кампаниясе төгәлләнә. Күчемсез милек, торак йортлар, фатирлар, дачалар, җир участоклары, шулай ук аларда өлешләр һ.б), транспорт чаралары һәм ким дигәндә өч ел үз милкендә булган бүтән мөлкәтне саткан кешеләр 3 НДФЛ декларациясе тапшырырга тиешләр. Белешмәләр өчен тел.: 8(84346)2-16-22, 2-16-25.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Призыв