Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

100 яше белән Президент котлады

Юхмачы авылында яшәүче, шушы көннәрдә 100 яшен тутырган Владимир Романов РФ Президенты В. В.Путинның Котлау хатына лаек булды.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Владимир Павловичка әлеге бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Альмира Ибәтова тапшырдылар. Район җитәкчелеге исеменнән олуг юбилее белән кайнар тәбрикләп, алар хөрмәтле ветеранга район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның истәлекле бүләген дә бирделәр.

Бадминтон җыелмалары бүләк ителде
Республиканың бадминтон федерациясе Хлебодаровка һәм Иске Матак урта мәктәпләренә бишәр бадминтон җыелмасы бүләк итте.
Балалар физкультура дәресләрендә һәм спорт секцияләрендә бадминтон белән бик яратып һәм ныклап торып шөгыльләнәләр хәзер.

Узган елга күз ташлап
Район мәгариф системасында эшләүче 111 кеше былтыр республиканың төрле санаторийларында сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Профсоюз активының 15 вәкиле исә Идел елгасы буйлап сәяхәт итте. Ә мәгариф хезмәткәрләренең балалары (барысы 30 укучы) Волгоград, Санкт- Петербург шәһәрләрендә экскурсиядә булдылар.

Чемпион мастер-класс күрсәтә
Ирекле көрәш буенча Татарстан чемпионы Наил Нигъмәтуллин "Алинә" спорт залында балаларга көрәш күнекмәләрен өйрәтте, тренерларга мастер- класс күрсәтте.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге районда ирекле көрәш спортын киңрәк җәелдерү, аны популярлаштыру буенча эшли башлады. Ирекле көрәштә танылган тренер Наил Нигъмәтуллин районга әнә шул нияттән чакырылган иде. Ул спортның бу төре белән шөгыльләнүче балалар, тренерлар, физик тәрбия укытучылары белән үзенең бай тәҗрибәсен уртаклашты, аларны ирекле көрәш серләренә өйрәтте.

Штрафсыз йөрим дисәң
Автомобиль юлларында иминлекне тәэмин итү максатында районга ике фото-видеофиксация җайланмасы кайтарылды.
Әлеге җайланмалар тизлекне тиешледән арттырган машиналарны сүрәткә төшереп ала. Аннан инде автомобиль иясенә штраф түләүне таләп иткән "бәхет хаты" килеп төшә. Мондый фото-видеофиксаторлар шәһәрләрдә, зур трассаларда инде күптәннән эшли. Район юлларында да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә бик игътибарлы булу зарур.

Карак тотылган
Үткән атнада төнлә район үзәгендәге бер кибеткә кереп товарлар урлап чыккан 16 яшьлек үсмер полицейскийлар тарафыннан тотылган.
Хәзер әлеге җинаять буенча тикшерү эшләре бара.

Депутат ярдәмчеләре килә
23 гыйнварда 11.00-13.00 сәгатьләрдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Хәйруллинның ярдәмчеләре Евгения Серебрякова һәм Ирина Волостнова шәхси мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итәчәкләр.
Кабул итү район хакимияте бинасының (Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 54) 3 нче катында "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлеге кабинетында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ