Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

12 июнь – Россия көне

Россия көне белән әлкилеләрне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тәбрик итә.

"Дәүләтебезнең иң зур бәйрәме ул Россия көне. Бу көн халыкның бердәмлеге, Россия Федерациясе Конституциясендә күрсәтелгән азатлык, демократия һәм гаделлек кебек мөһим кыйммәтләр тирәсенә берләшү символына әверелде. Татарстан Республикасы - Россия Федерациясенең һәрьяклап алга киткән субъектларының берсе. Республикабыз үсешенә Әлки халкы да зур өлеш кертә. Без үз Ватаныбыз белән горурланабыз, аны көчле һәм куәтле итеп күрергә телибез. Моңа ирешү өчен өлкән буыннардан килгән традицияләрне, дуслык-татулык мөнәсәбәтләрен дәвам итәргә, яшьләребездә әхлакый кыйммәтләрне, туган җиргә мәхәббәт, хезмәткә хөрмәт хисләрен сакларга, тәрбияләргә тиешбез. Барлык райондашларны Россия көне белән котлыйм, сәламәтлек, иминлек, җитеш тормыш телим. Бу бәйрәм һәркайсыбызга армый-талмый эшләү, яңа казанышларга ирешү өчен этәргеч булсын, милли горурлык, Ватанга мәхәббәт хисләрен арттырсын", диелә район башлыгы котлавында.

Яңа ФАПлы булалар
Тиздән Хлебодаровка авылында модульле ФАП файдалануга тапшырылачак.
Аның нигезен корудан башлап тулысынча файдалануга тапшырганчы төзелеш эшләрен "Строитель и К" җәмгыяте башкара. Ә инде бинага су, электр энергиясе, табигый газ үткәрү мәсьәләләрен Яңа Салман авыл җирлеге башкарма комитеты бик вакытлы хәл итеп куйды. Бүген ФАПның тирәсен тотып алу, матурайту эшләре бара. Яңа учреждениегә медицина җиһазлары, башка кирәк-яраклар кайтарылган инде.

Мәктәп яңа түбә астына керә
Борискино урта гомуми белем бирү мәктәбен капиталь ремонтлау эшләре тулы көчкә алып барыла.
Бүген бинага яңа түбә ясала. Биредә мәктәпләрне капиталь ремонтлауның республика программасында каралганнан тыш өстәмә эшләр дә башкарылачак. Әйтик, идәннәрне алмаштыру эшләре шактый өстәмә чыгымнар сораячак. Борискино мәктәбе яңа уку елын заманча, сыйфатлы итеп ремонтланган хәлдә каршыларга җыена.

Алты бала туган!
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә 3 малай һәм 3 кыз дөньяга килгән.
Югары Колчурино авылыннан Наталья Самарина дүртенче баласын - кызын тудырган.

Кабул итү була
13 июньдә 13.00-15.00 сәгатьләрдә Росреестрның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Абдулхак улы Немаев гражданнарны кабул итә.
Кабул итүнең максаты - дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсе күрсәтә торган дәүләт хезмәтләренең нәтиҗәлелеген күтәрү. Р.А.Немаев гражданнарны Росреестрның ТР буенча Идарәсе Әлки бүлеге бинасында 209 нчы кабинетта кабул итәчәк (Базарлы Матак ав., Ст.Крайнов ур., 63.). Белешмәләр өчен тел.: 8(84346) 21-6-69.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев