Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

12 июнь – Россия көне

12 июньдә билгеләп үтеләчәк Россия көне уңаеннан муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин барлык әлкилеләрне котлады.

"Хөрмәтле райондашлар! 12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәбез. Гадәти бәйрәм түгел ул, чөнки бөек илебезнең күпмилләтле халкы бу көнне туган илебезнең данлы тарихын кабат искә төшереп, ата-бабаларыбызның Ватанны саклауга багышланган төрле яуларда (ә алар Россиянең борынгы һәм яңарак тарихында бик күп булган бит) күрсәткән батырлыгы, тыныч тормышта ирешкән уңышлары белән горурланыбыз. Һәр буын ил тарихына үз битләрен яза, үзенең эш-гамәлләре белән кереп кала. Бөек илебезнең олы тарихы һәр төбәк, һәр район, һәр авыл һәм һәр гаиләнең кечкенә тарихыннан туплана. Безнең буын һәм әлкилеләр язган битләр матур эшләр, казанышлар белән тамгалансын иде. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле якташлар!"-диелгән әлеге котлауда.

Язылуның соңгы ае бара
Елның икенче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу дәвам итә.
Әлкилеләр 13831 данә газета-журналга подписка рәсмиләштерделәр. Шул исәптән 5585 әбүнәче "Әлки хәбәрләре"нә язылды. Иске Камка, Иске Хурада, Чуаш Шәпкәсе, Иске Матак элемтә бүлекчәләре матбугатка язылу буенча җиткерелгән заданиеләрне инде үтәделәр.
Хөрмәтле райондашлар! Язылу кампаниясенең соңгы ае бара инде. Әлегә газета-журналларга язылырга өлгермәгән булсагыз, бу эшне озакка сузмасагыз иде. Сезне элемтә бүлекчәләрендә көтәләр. Шулай ук почтальоннар аша да язылырга була.


Урманнарыбыз чиста булсын
"Татарстанның чиста урманнары" акциясе ахырына якынлаша.
15 апрельдән 15 июньгә кадәр игълан ителгән әлеге акциядә районыбызның 253 кешесе катнашты. 85 оешма-предприятиегә урман участоклары бүлеп бирелде, аларда чистарту эшләре алып барылды. Урманнардан 62 кубометр көнкүреш калдыклары һәм 26 кубометр корыган агачлар чыгарылды, 18 аншлаг төзәтелде, буялды. Сулыклар да чүп-чардан арындырылды.

Марсель җиңүчеләр рәтендә
Базарлы Матак урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Марсель Сәйфуллин "Балалар ил рәсемен ясый" республика конкурсында җиңүче булды.
Әлеге телевизион бәйгене "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге, "Татарстан" телерадиокомпаниясе оештырган. Быел алтынчы тапкыр үткәрелгән бәйгедә Марсельнең эше иң яхшыларның берсе дип табылган.

Тәмәкенең зыянын аңлаттылар
31 майда Бөтендөнья тәмәкесез бер көн акциясе булды.
Шул уңайдан "Кайгырту" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре чара үткәрделәр. "Сәламәт яшәү рәвеше - тәмәке тартуга альтернатива" дигән әңгәмәдә 14 бала катнашты. Ахырдан алар белән "Тәмәкә тартучы чемоданы" дигән уен үткәрелде.

"Көнгерә" -математика дуслары конкурсы
Районның 14 мәктәбе укучылары "Көнгерә" халыкара математика конкурсында катнашканнар.
Алар конкурс биремнәрен дөрес үтәп, математиканы әйбәт белүләрен күрсәттеләр, күбесе дипломга һәм конкурста катнашуларын раслаучы сертификатка ия булдылар, истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр.

Сыерларга кигәвен тими
Район ветеринария берләшмәсе шәхси хуҗалыклардагы малларны кигәвенгә, чебен-черкигә каршы препаратлар белән эшкәртә.
Быел беренче тапкыр район ветеринария службасы халыкның көтүгә йөри торган сыерларын шулай эшкәртү үткәрә башлады. Иң беренче Иске Камка һәм Карамалы авыллары мөгезле эре терлекләре эшкәртү узган. Нәтиҗәдә малларны кигәвеннәр борчымый, алар көтүлектә көн әйләнәсе тынычлап ашыйлар, һәм сөтләре арта. Соңгы вакытта Үргәгар, Иске Чаллы, Яңа Чаллы, Бибай Чаллысы, Ташбилге, Иске Салман, Түбән Әлки авылларында сыерлар эшкәртелде. Авыл халкының әйтүе буенча, сыерларның сөте уртача 15 процентка арткан. Препаратның тәэсир итү көче бер айга кадәр бара. Бер сыерны эшкәртү өчен 50 сум түлисе.

Үсмерләр көрәше 10 июньдә була
1994-2003 елгы үсмерләр арасында көрәш бәйгесе Сабан туеның алдагы көнендә - 10 июньдә үткәрелә.
Ярышлар 17.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СаБантуй