Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

24 марттан 3 апрельгә кадәр ашыгыч медицина ярдәме табиблары һәм фельдшерлары 243 мәртәбә авыруларга ярдәм күрсәттеләр

24 марттан 3 апрельгә кадәр ашыгыч медицина ярдәме табиблары һәм фельдшерлары 243 мәртәбә урынга барып авыруларга тәҗел ярдәм күрсәттеләр. Чакыруларның бишесе җәмәгать урыннарына булды. 153 тапкыр медиклар авыр хәлдәге авырулар янына бардылар, боларның берсе - миокард инфаркты, икесе - баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы очраклары. Ике очракта медиклар бәбигә...

24 марттан 3 апрельгә кадәр ашыгыч медицина ярдәме табиблары һәм фельдшерлары 243 мәртәбә урынга барып авыруларга тәҗел ярдәм күрсәттеләр.
Чакыруларның бишесе җәмәгать урыннарына булды. 153 тапкыр медиклар авыр хәлдәге авырулар янына бардылар, боларның берсе - миокард инфаркты, икесе - баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы очраклары. Ике очракта медиклар бәбигә авыручы авырлы хатыннарга ярдәм күрсәттеләр. Район үзәгеннән тыш, ашыгыч медицина ярдәме бригадалары Югары Колчурино, Юхмачы, Иске Салман, Иске Алпар, Чуаш Кичүе авылларына бардылар (хезмәт күрсәтү радиусы 60 чакрым).
ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ: "Ашыгыч ярдәм"гә стационар телефоннан "03" номеры белән шылтыратырга кирәк, ә кесә телефоныннан - "103" номерын җыярга (бушлай). Болай шылтыратып булмаса, тормышка куркыныч янаган очракларда "112" номеры буенча шылтыратырга була. Ашыгыч ярдәм бригадалары авыру янына тизрәк җибәрелсен һәм үзвакытында медицина ярдәме күрсәтсен өчен шылтыратучы "03", "103" чакыруларын кабул итүче фельдшер (диспетчер) сорауларына төгәл һәм ачык җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, адресны (торак пункт, урам, фатир (йорт), подъезд номеры), ориентирларны, авыруның исем-фамилиясен атау зарур. Сорауларына тулы җаваплар алган фельдшер "Сезнең чакыру кабул ителде" дип җавап бирә, чакыруны кабул итү вакытын әйтә һәм адресны кабатлый. Барлык шылтыратулар һәм телефоннан сөйләшүләр яздырып барыла.
фото satka.metro74.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев