Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

8 июньдә–район Сабан туе

Ел буе көтеп алган милли бәйрәмебез - район Сабан туе 8 июньгә, шимбә көнгә билгеләнде.

Сабан туе елдагыча Базарлы Матакта "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере янындагы үзәнлектә була. Бәйрәм программасына традицион Сабан туе ярышлары, спорт бәйгеләре, аттракционнар, үзешчән сәнгать осталарының зур концерты кертелә. Халыкка сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы предприятиеләре хезмәт күрсәтәчәк. Ата-бабаларыбыздан килгән Сабантуй бәйрәмен туганнар, кунаклар белән бергә күңел ачып, рәхәтләнеп ял итеп үткәрик!

Гаилә фермасы табышка эшли
Ташбилге авылында Рәмзил Әхмәдиев гаилә фермасындагы 24 сыердан һәр көнне 18 әр килограмм сөт савалар.
Биредән продукция "Яшь көч" ҖЧҖнең сөт эшкәртү цехына озатыла. Гаилә фермасы цехка көн саен 300 килограммнан артык (калганы бозаулар эчерүгә тотыла) сыйфатлы сөт тапшыра. Продукция өчен түләү мәсьәләсе җитештерүчегә дә, эшкәртүчегә дә отышлы хәл ителгән.

Иң яхшы белгечләр грант ота ала
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче агроном, инженер-механик, зоотехник, ветеринария табибы, икътисадчы, бухгалтер кебек белгечләр 100 мең сумга кадәр грант ота ала.
Грант алуга авыл хуҗалыгы предприятиеләренең иң яхшы белгечләре бу ел башыннан башкарган эш нәтиҗәләре буенча дәгъва кыла алачак. Алар арасында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән конкурс 2013 елның 1 октябреннән 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста төрле яшьтәге, югары, тәмамланмаган югары, урта һөнәри белемле, үз квалификациясендә югары күрсәткечләргә ирешүче, хезмәт коллективында абруйлы белгечләр катнаша ала. Конкурста катнашырга теләүчеләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының http:// agro.tatapstan.ru сайтында заявка калдыра алалар.

Егетләр солдатка китә
Язгы чакырылыш башланганнан бирле районыбыздан 10 егет армия сафларына киткән.
Бу чакырылышта барысы 39 райондашыбыз хәрби хезмәткә алыначак. 17 июньдә призывникларның соңгы төркемен хезмәткә озату күздә тотыла.

Бүләкләрне эшмәкәрләр әзерләде
"Кайгырту" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрне чакырып, Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр.
Балалар өчен төрле конкурслар, уеннар оештырылды, алар төсле акбур белән асфальтта рәсем ясап, гаиләләре тормышын чагылдырдылар. Бәйрәмдә һәркем актив булды. Ә бүләкләрне әзерләүдә һәрвакыттагыча эшмәкәрләр ярдәм итте. "Кайгырту" үзәге белгечләре Гөлнәзирә Низамовага, абыйлы-энеле Мәрдегалләмовларга, Рәмзия Кәримовага, Альбина Әхмәдиевага, Сирень Низамиевага рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СаБантуй