Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

90 яшь тулды әбигә!

18 февральдә Татар Борнаенда гомер итүче Минзия әби Гыйләҗевага 90 яшь тулды.

Олы юбилеен ул Чуаш Борнае авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Елена Ензаева, үзенә социаль хезмәт күрсәтүче Нәзимә Борһанова, медицина хезмәткәре Елена Ензаева, күршеләре, дуслары һәм туганнары белән билгеләп үтте. Аны котларга дип район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова да килгән иде. Ул Минзия әбигә Россия Президенты Владимир Путнинның Котлау хатын тапшырды, гомерен намуслы тырыш хезмәттә үткәргәне өчен рәхмәт әйтеп, нык сәламәтлек теләде. "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән бүлекчә мөдире Гөлсирә Хәсәншина әбекәйгә йомшак җылы юрган бүләк итте.

Кино учреждениесе - өченче урында
Район кино учреждениесе узган 2012 елгы эш йомгаклары буенча Татарстанның Казан регионы районнары арасында өченче урынны алды.
Коллектив җитәкчесе Фиргать Гайсин "Татаркино" республика мәдәният учреждениесе Дипломы белән бүләкләнде.

Китапханәләр сезне көтә
14 февральдә булган семинарда район авыллары китапханәчеләре узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар.
Районыбызда бүген 36 китапханә эшли, аларда 49 кеше хезмәт куя. Район китапханә системасы фондларында 340,5 мең китап саклана. Узган ел китапханәләр 8 мең данә китапка баеган. Район китапханәләре шулай ук 8 мең экземпляр газета-журнал яздырып алган. Халыкны китап укуга җәлеп итү, авыл кешеләренең буш вакытын файдалы һәм эчтәлекле үткәрү өчен төрле чаралар оештыру юнәлешендә китапханәчеләр байтак эш башкарганнар. Алар үз алларына быел китапханәләр эшен тагын да җанландыру бурычын куйдылар.

Әтиләре турында инша яздылар
"Минем әтием - Ватан сакчысы" республика балалар иҗаты конкурсына нәтиҗә ясалды.
Конкурсны республика балалар китапханәсе ТР Хәрби комиссариаты белән берлектә үткәрде. Әлеге бәйгедә безнең район мәктәпләреннән 7-14 яшьлек 37 бала катнашты. Ә иң яхшы дип табылган өч инша конкурсның икенче (республика) этабына үтте. Аларның авторлары Гатауллин Рәсим, Хәсәнова Эльза, Хөснетдинов Илнур (барысы да Базарлы Матак урта мәктәбеннән). Хәсәнова Эльзаның эше конкурсның икенче этабында да II урынга лаек булды. Җиңүчеләр, конкурста катнашучылар диплом һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк. Алар әтиләре һәм абыйлары белән 21 февральдә район балалар китапханәсенә бүләкләү тантанасына чакырыла.

Бердәнбер
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

Чаңгы шуып калыйк!
22 февральдә "Яшь имәннәр" лагере базасында чаңгы ярышлары оештырыла.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелүче әлеге бәйгегә район үзәгеннән һәм авыллардан чаңгычылар чакырыла. Чаңгыларны прокатка алырга да мөмкин булачак. Кыш айлары азагына якынлаша. Саф һавада рәхәтләнеп чаңгы шуып калыйк!
22 февральдә "Алинә" универсаль спорт залында ир-атлар арасында пауэрлифтинг ярышлары үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РФ