Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Район мәктәпләренең максаты – макулатура җыю күләмен100 тоннага җиткерү

Ел дәвамында район мәктәпләре 84 тонна макулатура җыеп хәзерләүләр конторасына тапшырганнар. Бу районда һәр укучы уртача 39 килограмм макулатура хәзерләгән дигән сүз. Кәгазь-картон калдыкларын Чиябаш (бер укучыга 131 килограмм), Хлебодаровка (119 килограмм), Әхмәт (81 килограмм) мәктәпләре аеруча күп җыеп тапшырган. Ә менә Иске Тахтала (бер укучыга 18 килограмм), Иске Матак...

Ел дәвамында район мәктәпләре 84 тонна макулатура җыеп хәзерләүләр конторасына тапшырганнар.

Бу районда һәр укучы уртача 39 килограмм макулатура хәзерләгән дигән сүз. Кәгазь-картон калдыкларын Чиябаш (бер укучыга 131 килограмм), Хлебодаровка (119 килограмм), Әхмәт (81 килограмм) мәктәпләре аеруча күп җыеп тапшырган. Ә менә Иске Тахтала (бер укучыга 18 килограмм), Иске Матак (22 килограмм), Базарлы Матак (24 килограмм) мәктәпләренең әлеге эштә активлыкны арттырасы бар.

Район мәгариф идарәсе җитәкчелеге мәктәпләргә, соңгы вакытта кибетләрдә, сәүдә нокталарында сатуның активлашуын исәпкә алып (димәк, кәгазь каплар күп туплана), макулатура хәзерләү эшен тагын да җанландыру бурычын куйды. Макулатура җыю күрсәткечен быел 100 тоннага җиткерү мөмкинлеге бар. Моңа кадәр тапшырылган макулатура акчасына 10 теннис өстәле сатып алынган, тагын 5 кә заявка бирелгән. Алар бу эштә актив катнашкан мәктәпләргә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев