Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әхмәт ФАПы – яңа йортта

Әхмәт авылы фельдшер-акушерлык пункты халыкка яңа бинада хезмәт күрсәтә башлады.

Әхмәттә ФАП әлегә кадәр иске агач бинада эшләп килде. Ул мич ягып җылытылды, кешеләргә медицина хезмәте күрсәтү өчен мөмкинлекләр чикле иде. Узган атнада менә ФАП заманча итеп төзелгән яңа йортка күчте. Дөрес, әлегә биредә элекке җиһазлары белән эшләп торалар. Тиздән инде заманча яңа җиһазлар да кайтарылачак. Ә авылның йөзен бозып торган Иске ФАП бинасы сүтеп алынды, урыны матурайтылды.

Фермерларга - грантлар

Районыбызның башлап эшләүче 30 га якын фермеры "2012-2014 елларда Татарстан Республикасының башлап эшләүче фермерларына ярдәм итү" программасы кысаларында грантлар алуга заявка бирделәр.

Моннан тыш, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан гаилә фермалары ачуга заявкалар кабул итү 16 августка кадәр дәвам итә. Монда грантның күләме 5 миллион сумгача җитә.

Иван Исаевны искә алдылар

7 августта Кошки мәдәният йортында Чечня җирендә һәлак булган Иван Исаевны искә алу кичәсе булды.

Бу чара "Әфганнан Чечняга чаклы" вокаль-инструменталь ансамбле инициативасы белән оештырылды. Ансамбль егетләре мәдәният йортын тутырып җыелган халыкка зур концерт күрсәттеләр, җырларын алар Иван Исаев истәлегенә багышладылар. Ансамбль җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов Иванның әти-әнисе Вячеслав Николаевичка һәм Валентина Ивановнага чәчәкләр бүләк итте, истәлекле бүләк тапшырды. Дулкынландыргыч бу кичә халыкка бик ошады.

Өй туйлары көтелә

Борискино авыл җирлегендә бу җәй шәхси торакның күпләп төзелүе белән аерылып тора - хәзерге вакытта җиде гаиләнең өр-яңа өйләре күтәрелеп килә.

Сардюков Виктор, мәсәлән, үз көченә ышанып өй төзи, аңа бөтен туганнары, авылдашлар булыша. Сычев Михаил һәм Тутеров Вячеслав гаилә капиталына таянып башлаганнар эшне. Карташов Вячеслав агачтан тиз арада өй күтәреп куйган. Җирлеккә кергән башка авылларда да быел өй туйлары гөрләр дип көтелә: Садиковода Иван Тутеров, Иске Әнҗерәдә Марат Кәримов, Яңа Әнҗерәдә Ришат Гобәйдуллин гаиләләре өй төзү белән мәшгуль. Кайсы өйнең инде түбәсе ябылган, ишекләре куелган булса, кайсы әле күтәрелеп кенә килсә дә, гаиләләр ел ахырына кадәр яңа өйле булу өчен бөтен тырышлыкларын куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Медицина