Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Алдан язылу башлана

1 февральдән 2013 елның икенче яртыеллыгы өчен "Татмедиа" ААҖ газета-журналларына алдан язылу башлана.

Алдан язылу 2013 елның беренче яртыеллыгы бәяләре буенча башкарыла, шуңа хәзердән язылып калучылар оттырмас.

Фильм төшерелә
Дөньякүләм танылган биюче Рудольф Нуриев турында фильм төшерүче иҗат төркеме районыбызда булып китте.
Документаль фильмны төшерү белән язучы Рабит Батулла җитәкчелек итә. Үзенең иҗат төркеме белән ул Рудольф Нуриевның әнисе Фәридә ханымның туган авылы Төгәлбәйдә була. Кунаклар авыл халкы белән сөйләшәләр, Фәридә ханым яшәгән нигезне карыйлар. Аннан Рабит Батулла Төгәлбәй һәм Салман мәктәпләрендә укучылар белән очраша. Рудольф Нуриев турындагы 45 минутлык документаль фильм 17 мартта, артистның тууына 75 ел тулу көнендә тәкъдир ителәчәк.

Көллият укытучылары бүләкләнде
Алексеевск аграр көллияте район филиалының берничә укытучысы яшь кадрлар әзерләүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бүләкләренә лаек булды.
Педагоглык стажы 45 елга җиткән Валентина Тимофеевна Соколовага (Юхмачы филиалыннан) министр Айрат Шәфигуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Ә 30 ел укытучы булып эшләүче, филиалның укыту бүлеге мөдире Лидия Евгеньевна Ионова Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бер гаиләдә - биш егет
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике кыз һәм бер малай дөньяга килде.
Карга авылында яшәүче Гүзәл Хәсәнҗанова бишенче баласын тудырды. Хәсәнҗановлар гаиләсендә биш малай булды хәзер.

"Татарстан- Яңа гасыр"дан рәхмәт
"Татарстан-Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы район мәгълүмат-методик үзәк методисты Әлфинур Галимовага "Спас" дәүләт тыюлыгы белән берлектә укучыларга экологик белем бирү буенча күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
"Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә, аларның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы хакындагы белемнәрен тирәнәйтүгә керткән өлешегез югары һөнәри осталык, туган як табигатенә мәхәббәт, балаларга һәм яшьләргә рухи тәрбия бирү өчен җаваплылык үрнәге булып тора",-диелгән әлеге рәхмәт хатында.

Бәетләр, мөнәҗәтләр кичәсе
Карга авылы клубында бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе үткәрелде.
Клубка озак еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан, бүген инде оныкларын үстерергә булышучы апалар, әбиләр җыелды. Аларның күбесе шигырьләр, бәетләр язалар икән. Чулпания Фәттахова, Кадрия Хәсәнҗанова үз шигырьләрен матур итеп укып күрсәттеләр. Наилә Гафиятуллина, Разия Гәрәева, Тәнзилә Мәҗитова, Сәрия Ганиева, Ләмига Мәҗитова башкаруындагы мөнәҗәтләр, Гөлсирә Зәйдуллинаның ана, туган як турында җырлары да катнашучыларның күңелләрен кузгатты. Кичәдә Россия пенсионерлар берлегенең район бүлеге рәисе Рәйсә Хәбибуллина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина да катнаштылар.

Депутат кабул итә
7 февральдә район хакимияте бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев гражданнарны кабул итәчәк.

Рәсеме өчен бүләк
Яңа Салман урта мәктәбе укучысы Илүзә Сафиуллина янгынга каршы рәсемнәр һәм плакатлар республика конкурсында III урын алды.
Илүзәнең "Урманда янгын" дигән рәсемен жюри шулай югары бәяләде. Әлеге конкурс "Парклар маршы 2012" халыкара табигатьне саклау акциясе кысаларында уздырылды.

01 хәбәр итә
22 гыйнвар төнендә Югары Әлки авылы фермасы янында печән кибәне яна.
Янгын тиз арада сүндерелә, ут корылмаларга күчеп өлгерми.

03 хәбәр итә
Узган атнада район үзәк хастаханәсенең "Ашыгыч ярдәм" хезмәте 147 чакыру буенча барып беренче медицина ярдәме күрсәткән.
Тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе белән чирләп - 21 кеше, кан басымы югары күтәрелеп -40 кеше, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән 8 кеше "Ашыгыч ярдәм"гә мөрәҗәгать иткән. Медиклар шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 3 кешегә ярдәм күрсәткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Подписка