Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Алинә” спорт залында Чечня республикасындагы бәрелешләрдә һәлак булган Рамил Шәйхетдинов истәлегенә бокс туриниры үткәрелде (+11 ФОТО)

1996 елның августында Чечня республикасындагы бәрелешләрдә һәлак булган якташыбыз - Түбән Әлки егете Рамил Шәйхетдинов истәлегенә "Алинә" спорт залында бокс туриниры үткәрелде. Анда Әлки, Чистай, Алексеевск районнарыннан, Кама Аланыннан, Казаннан үсмерләр катнашты. -Улым 1995 елда үз теләге белән армия сафларына китте. Хезмәт сөючән, тырыш, кешеләргә бик ярдәмчел иде,-дип сөйли Рамилның...

1996 елның августында Чечня республикасындагы бәрелешләрдә һәлак булган якташыбыз - Түбән Әлки егете Рамил Шәйхетдинов истәлегенә "Алинә" спорт залында бокс туриниры үткәрелде. Анда Әлки, Чистай, Алексеевск районнарыннан, Кама Аланыннан, Казаннан үсмерләр катнашты.

-Улым 1995 елда үз теләге белән армия сафларына китте. Хезмәт сөючән, тырыш, кешеләргә бик ярдәмчел иде,-дип сөйли Рамилның әнисе Рәхилә апа Мәхмүтова. -Оренбург өлкәсендә хәрби өйрәнүләр үткәч, Чечняга җибәрәләр аны. 1996 елның 8 августында һәлак була балакаем. Бүгенгедәй хәтеремдә: 1 сентябрьдә, 50 яшем тулган көнне аны ябык табутта кайтардылар.

2009 елда Рәхилә апа тагын бер авыр югалту кичергән - икенче улы Радик вафат булган. Ана йөрәге түзсен генә…

Ярышларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов ачып җибәрде. Аннан республиканың сугыш инвалидлары һәм сугышчан җәрәхәтләр алучылар иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Кукаркин сүз алды.

-Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм һәлак булган якташларыгызны онытмавыгыз, алар истәлегенә төрле чаралар үткәрүегез өчен рәхмәт сезгә,-дип билгеләп үтте ул.

Рәхилә Мәхмүтовага район җитәкчелеге һәм Алинә Кабаева фонды исеменнән "Шундый батыр егет үстерүегез өчен рәхмәт сезгә" дигән сүзләр белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ә бокс ярышлары бик кискен барды. Яшь спортчыларның һәркайсы җитезлек, үткенлек, кыюлык күрсәтергә тырышты. Турнирның баш хөкемдары Валерий Шестаков та ярышларның бик оешкан төстә узуын билгеләп үтте. Ә бәйгеләрне хөкем итәргә беренче һәм республика категориясенә ия судьялар Руслан Гирфанов, Сергей Карташов, Артем Маркачев, Павел Гусев, Борис Исматулаев та чакырылганнар иде.

Турнир республиканың рәсми ярышлары таләпләре нигезендә 18 үлчәү авырлыгында барды. Анда катнашкан боксчыларыбызның һәммәсе югары осталык күрсәттеләр. Егетләребез Руслан Феоктистов, Кирил Зинкин һәм Никита Федонин үз үлчәм авырлыкларында беренче урынны, Али Капуров һәм Рифат Гайнетдинов икенче урынны алдылар. Гомумкоманда зачетында әлкилеләр икенче булды. Беренчелекне Кама Аланы егетләре яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев