Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Арзанрак бәядән язылып калыгыз

Бөтенроссия подписка декадасында "Әлки хәбәрләре" газетасына ташламалы бәядән язылырга була.

11-21 октябрьдә Бөтенроссия подписка декадасы үткәрелә. Бу чорда район газетасына язылу бәясенә 5 процент ташлама ясалачак. Димәк, әбүнәчеләребез газетага 247 сум 62 тиенгә языла алачак. Мондый мөмкинлектән файдаланып калыгыз, хөрмәтле райондашлар. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр.

Укытучылар хөрмәтләнде
5 октябрьдә Казанда Халыкара укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларында районыбыз вәкилләре дә катнашты.
Г.Камал исемендәге театр бинасында үткән тантанага район мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Хәлиуллин, аның урынбасары Нурания Заһидуллина, "Безнең яңа укытучы" республика бәйгесендә җиңү яулаган Гөлназ Шәрипова (гимназия) һәм "Безнең иң яхшы директор" бәйгесендә грант откан Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова бардылар.
Район мәктәпләрендә дә укытучылар көненә багышланган төрле конкурслар, кичәләр, "Укытучыңны котла!" акциясе үткәрелде. Укучылар үз мөгаллимнәрен зурладылар, ветеран укытучыларны өйләренә барып котладылар, мәктәпкә кунакка чакырдылар.

Эшмәкәрләр белән очрашу
18 октябрьдә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Р.Г.Биктимиров район эшмәкәрләре белән очрашу үткәрә.
Очрашу барышында эшмәкәрләргә Монополиягә каршы федераль хезмәт компетенциясендәге сораулар буенча консультацияләр биреләчәк. Чара балалар иҗаты йортында була, сәгать 9 да башлана.

Урамнарга нинди исемнәр килешә?
Базарлы Матак авыл җирлеге советы утырышында яңа урамнарга исем бирү мәсьәләсе каралды.
Өч урамга Лисенков (элекке сәүдәгәр), Баландин һәм Волков (космонавтлар) исемнәре бирелде. Район үзәгендә бер-бер артлы яңа урамнар барлыкка килә тора. Аларны ничек атауны хәл итүдә авыл халкы да активрак катнашсын иде. Бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрне авыл җирлеге советына төрлечә, шул исәптән ispolkom.bmataki@yandex.ru сайты аша да җиткерергә була.

Битараф булмыйк!
Илебезнең киләчәк язмышына битараф түгелсез икән, һәм сезгә наркотикларның законсыз әйләнеше (саклау, сату, наркотик матдәләр ясау, наркотиклар куллану өчен притоннар тоту) белән бәйле җинаятьләр турында нәрсәдер билгеле булса, (8-84342)-5-27-31 телефоны буенча шылтыратып хәбәр итсәгез иде. Телефон тәүлек әйләнәсе эшли. Анонимлык гарантияләнә.
Сез хәбәр иткән мәгълүмат күп кешеләрнең, ә бәлки сезнең якыннарыгызның да сәламәтлеген һәм тормышын сакларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Учитель