Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

«Ашыгыч ярдәм» яңа бинага күчә

Тиздән район үзәк хастаханәсендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм авыруларны кабул итү бүлеге яңартылган бинада хезмәт күрсәтә башлаячак. Хәзергә әлеге бинада капиталь ремонт эшләре бара. Биредә 5,5 миллион сумлык ремонт эшләре башкару һәм 2,3 миллион сумлык яңа җиһазлар кайтару күздә тотыла.

Авыр хәлдәге хасталарны күп очракта ашыгыч медицина ярдәме пунктына алып киләләр иде. Аннан табиблар тарафыннан авыруга төрле тикшеренүләр узу, анализлар тапшыру билгеләнә. Ә әлеге кабинетлар хастаханәнең төрле биналарында урнашкан. Хәле авыр булган кешене алар арасында йөртү үзе бер михнәт. Аннан да бигрәк, күпме кадерле вакыт кулдан ычкына дигән сүз. Шуңа да республикада медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә аерым программа төсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм кабул итү бүлекләре булдыру эше башланды.

Районда бу служба терапия корпусының беренче катында урын алачак. Әлеге корпуста узган елдан бирле капиталь ремонт алып барыла. Аның түбәсе яңабаштан ябылды, бина сыйфатлы материал белән җылытып тышланды, тәрәзәләре алыштырылды. Инде эчендә дә шактый ремонт эшләре башкарылган. Икенче кат тулысы белән диярлек ремонтланган, өченче катта да ремонт эшләре төгәлләнү алдында. Хәзер менә бинаның беренче катында - тәҗел медицина ярдәме күрсәтү һәм кабул итү бүлегендә дә ремонт эшләре ахырына якынлаша.

Ремонтны "Төзелеш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкара. Әлеге Казан фирмасы бер үк вакытта районда Базарлы Матак урта мәктәбе бинасын капиталь ремонтлау белән дә шөгыльләнә. Мәктәпне яңа уку елына вакытында өлгертү өчен хастаханәне ремонтлаучы егетләрнең дә күбесе анда күчкән. Без хастаханәдә булганда исә берничә оста түшәмне ясау белән мәшгульләр иде. Төрекмән егете Тохтуар Ясаев үз эшен зур төгәллек белән башкара. Материаллар белән тоткарлык булганы юк, эшләргә дә эшләргә монда, дип тора.

Ашыгыч ярдәм машиналарында авырулар башта ябык перронга китереләчәк. Шуннан авыру дәвалау билгеләү өчен кичектергесез тикшеренүләр узу пунктына эләгә. Терапия корпусының бер башына хәзер әнә шул перрон ясала, һәм алюминий рамнардан, ишекләрдән бинага узу корылмасы җыела. Анысын "ТВС-Строй" компаниясе егетләре эшли.

Баш табиб Әнәс Яруллин ашыгыч медицина ярдәме һәм кабул итү бүлегенә заманча яңа җиһазлар кайтарыла башлавын да әйтте. Белгечләр әлеге медицина җиһазларында эшләргә әзерләнәләр, уку-өйрәнүләр узалар.

Район хастаханәсендә яхшы җиһазланган ашыгыч ярдәм һәм кабул итү бүлеге ачылу халыкның сәламәтлеген саклауда, авыруларны тизрәк ачыклау һәм дәвалауда алга зур адым булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Медицина