Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Атнаның җиңүчесе

Юхмачы почта бүлекчәсе начальнигы Наталья Колоколова узган атнада "Әлки хәбәрләре" ("Алькеевские вести") газетасына иң күп яздыручы булды.

Киләсе елның беренче яртысы өчен вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Бүген почта бүлекләре аша 4718 данә район газетасы яздырганнар инде. Күп кенә почта бүлекчәләре район газетасына яздыру планын үтәгән яисә үтәү алдында. Узган атнада Юхмачы почта бүлекчәсе 67 әбүнәчене "Әлки хәбәрләре" нә яздырган. Әлеге бүлекчә начальнигы Наталья Викторовна "Татмедиа" ААҖ филиалы - "Әлки хәбәрләре" газетасы редакциясенең Рәхмәт хатына һәм истәлекле бүләккә ия булды.

Кала халкына авыл сые тансык
Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сату итте.
Инде безнең район товар җитештерүчеләренең бу бистәдә даими сатып алучылары да шактый. Әлкидән килгән ит, сөт, йомырка, кош-корт түшкәләренә ярминкәдә сорау аеруча зур. Шулай ук "Тяминов" КФХ бәрәңгесен, "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары бөртеген теләп алалар. Нина Агапова гаилә фермасының кәҗә сөтен, куян итен дә калалылар яратып өлгергән. Иске Салман, Иске Камка, Иске Чаллы, Иске Матак, Ташбилге авыл җирлекләре вәкилләре гадәттәгечә бу ярминкәгә дә зур әзерлек белән барганнар.


Иртәгә - Бөтендөнья сыйфат көне
14 ноябрь - Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан районыбызда төрле чаралар үткәрү күздә тотыла.
Бөтендөнья сыйфат көне һәр елны ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Аның максаты - халыкка тәкъдим ителүче продукциянең һәм хезмәтләрнең сыйфаты проблемасына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Товарлар кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен хәвефсез булырга, кулланучыларның барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш. Быел Бөтендөнья сыйфат көне "Сыйфатлы эшләнгән икән, димәк, уңыш өчен эшләнгән!" девизы астында үткәрелә. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре бу атнаның "Сыйфат атнасы" дип игълан ителүен һәм аның кысаларында районыбызда да байтак чаралар уздырылуын хәбәр иттеләр. Аерым алганда, белгечләр базарларда һәм кибетләрдә кизү торып, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрәләр, авылларда сатып алучылар белән очрашалар, лекцияләр, "Түгәрәк өстәл"ләр оештыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев