Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Авыл җирлекләре эреләндереләчәк

Бу атнада Яңа Чишмә районында авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган зона семинар-киңәшмәсендә әнә шул хакта да сүз барды.

Семинар-киңәшмә авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә һәм халыкның эшлекле активлыгын арттыруга багышланды. Анда районыбыз авыл җирлеге башлыклары да катнашты. Семинар эше белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итте. Авыл хуҗалыгындагы проблемалар һәм киләчәктә бу тармакның үсеш стратегияләре турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бәян итте. Фәрит Мөхәммәтшин киләсе елдан авыл җирлекләрен эреләндерү мәсьәләсен күтәрәчәкләре хакында белдерде.

Күп балалы әниләр хөрмәтләнде
28 ноябрьдә Камал театры бинасында күп балалы аналарны хөрмәтләү тантанасында безнең район делегациясе дә катнашты.
"Әниемә чәчәк бәйләме" дип аталган бу бәйрәм чарасы Әниләр көненә багышлап үткәрелде. Бездән анда өч бала анасы, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлүсә Гаязова (Базарлы Матак), өч бала анасы, ветеран терлекче, Ленин ордены кавалеры Сарфия Садриева (Түбән Әлки), өч бала анасы, Татарстанның атказанган терлекчесе Рәмзия Гатина (Татар Борнае), биш бала анасы, Чуаш Борнае мәктәбе укытучысы Евгения Еликова һәм биш бала анасы, "КШ-Агро" терлекчесе Рана Сафина (Түбән Әлки) бардылар. Тантаналы кичәдә күп балалы әниләргә күп тәбрикләү һәм олылау сүзләре әйтелде, чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр бирелде.

Укучылар олимпиадаларда белемен сыный
1 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр районның барлык мәктәпләрендә фән олимпиадалары узды.
15 ноябрьдән Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының муниципаль, ягъни район этабы башланды. Рус теле һәм әдәбияты, астрономия, математика буенча район олимпиадалары булды инде. Район олимпиадаларында 19 фән буенча 964 укучының катнашуы күздә тотыла.

Дин һәм этика нигезләрен өйрәнәләр
Бу уку елы башыннан районның барлык мәктәпләренең 4 нче сыйныфларында дини мәдәниятлар нигезләре һәм дөньяви этика укытыла.
Әлеге яңа фәнне барысы 42 сыйныфта 208 бала өйрәнә. Дөнья диннәре мәдәниятлары нигезләре һәм дөньяви этика нигезләре модульләрен укучыларның әти-әниләре сайлаган. Бу фәнне укыту буенча педагоглар Казанда махсус курслар үткән. Балалар тиешле дәреслекләр белән тәэмин ителгән.

"ТНВ" призларына ярышлар
Базарлы Матактагы "Алинә" универсаль спорт залы республика районнарының иң көчле волейболчыларын каршы алырга җыена.
1 декабрьдә, шимбә көнне, "Алинә" спорт залында "Татарстан -яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призларына ир-атлар арасында волейбол ярышлары була. Әлеге бәйгедә республика районнарыннан үз төркемнәрендә финалга чыккан 8 команда катнашыр дип көтелә. Ярышларга сәгать 10 да старт биреләчәк. Спорт сөючеләр "Алинә"гә мавыктыргыч волейбол ярышларын тамаша кылырга чакырыла.

Күпер аша хәрәкәт ябыла
Нурлат районында Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 92+590 нчы километрындагы участокта Мамыклы авылындагы Зур Сөлчә елгасы аша күперне ремонтлау эшләре белән бәйле рәвештә, быелның 20 ноябреннән киләсе елның 20 июненә кадәр бу күпер аша хәрәкәт ябыла.

Процент ставкалары арта һәм кими
"Россия Саклык банкы" ААҖ 4678 нче Алексеевск бүлеге хәбәр итә:
бу елның 1 декабреннән кулланучылар кредитлары буенча процент ставкалары кими һәм ОнЛ@йн вкладлары, саклык сертификатлары буенча процент ставкалары арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День матери