Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Авыл яңалыклары эзеннән

4 гыйнварда Татар Төгәлбәе һәм Иске Матак авыллары базасында семинар-киңәшмә булды.

Семинар-киңәшмәгә район авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Татар Төгәлбәе авылында Фәнис Гәрәевның гаилә фермасы эшчәнлеге белән таныштырдылар. Семинарда катнашучылар әлеге гаилә фермасы белән гаять кызыксындылар, күп сорауларына җаваплар алдылар. Башка авылларда да шундый фермалар оештыру буенча эшлекле сөйләшү булды. Аннан соң Иске Матак авылында ясалма орлыкландыру технологы Евгений Леонтьев үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ахырдан Сергей Лычниковның шәхси хуҗалыгында булып, ясалма орлыкландырудан туган яшь үрчемне карадылар.

"Медик" командасы - беренче
Яңа ел алдыннан районның иң көчле волейболчылар командалары көч сынашты.
Һәр елны үтә торган яңа ел алды волейбол бәйгесендә "Медик" командасы җиңүче булып танылды. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Әнәс Яруллинга җиңүче команда кубогын район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды. Икенче урынны "Спартак"(Базарлы Матак яшьләре җыелма командасы), ә өченче урынны Алпар авыл җирлеге волейболчылары командасы яулады.

Бер бәби
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде.
Ул - гаиләдә өченче бала.

Премьер-министрдан Рәхмәт хаты
"Алексеевскдорстрой" ААҖ район филиалы прорабы Илнар Сәмигуллин намуслы хезмәте һәм республиканың юл-транспорт комплексы үсешенә керткән зур өлеше өчен ТР Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
"Хөрмәтле Илнар Альбертович! Сезнең югары осталыгыгыз, эшкә бирелгәнлегегез һәм киеренке хезмәтегез нәтиҗәсендә "Алексеевскдорстрой" ААҖ предприятиесе үз алдына куелган бурычларны уңышлы үти. Ел саен республикабыз территориясендә яңа юллар һәм күперләр барлыкка килә, кешеләрнең аралары якыная, тормыш уңайлырак була бара. Сездәге белем һәм осталык, энергия алга таба да Татарстанның транспорт инфраструктурасын үстерүгә хезмәт итәр дип ышанам. Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм эшегездә уңышлар телим" дигән сүзләр бар Рәхмәт хатында.

Өлкәннәр балалардай сөенде
Яңа ел бәйрәмнәре быел тагын да күңеллерәк һәм матуррак үтте, диләр Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында тәрбияләнүчеләр.
Чыршы бәйрәмендә өлкәннәрне иң башта интернат директоры Владимир Кузнецов тәбрикләде, һәркемгә яңа ел бүләкләре өләште. "Алексеевскдорстрой" ААҖ вәкилләре дә интернатта тәрбияләнүчеләргә мул итеп бүләкләр китергәннәр иде, беркем дә күчтәнәчсез калмады. Күңелле бәйрәм концерты, Кыш бабай һәм Кар кызы белән әйлән-бәйлән уйнау да һәркемнең күңеленә хуш килде, өлкәннәр балалардай сөенделәр, күңел ачтылар.
Ә 7 гыйнварда интернатка православныйларны Раштуа бәйрәме белән котларга протоиерей Андрей Зиньков килде. Ул өлкәннәргә иконалар, календарьлар, дини китаплар бүләк итте, тортлар, тәм-томнар белән сыйлады. Мондый игътибар һәм бүләкләрдән олылар бик канәгать булдылар, рәхмәтләр әйтеп калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев