Авыллар чиста булсын
Узган җомгада Карга авыл җирлегендә авылларда чисталык урнаштыруга багышланган семинар-киңәшмә булды.
Карга авыл җирлегенең башкаларга үрнәк итеп куярлык эшләре байтак. Чистарту-төзекләндерү мәсьәләсендә дә бу шулай. Авыл җирлекләре башлыклары Карганың урам-тыкрыкларын, авыл тирәләрен, каты көнкүреш калдыклары полигонын карадылар. Һәр тарафта тәртип хөкем сөрә. Халык өй тирәләрен әйбәтләп җыештырган, чүп үләннәрне чабып алган. Семинар эше белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин җитәкчелек итте. Ул авыл җирлекләре башлыклары алдына торак пунктларда чисталык урнаштыру буенча конкрет бурычлар куйды. Бу атнада шундый ук чара Үргәгар авыл җирлеге базасында уза.
Террорга каршы өйрәнүләр бара
Татарстан Республикасы территориясендә 18 июльдән 27 июльгә кадәр "Универсиада-антитеррор-2012" террорга каршы оператив-тактик өйрәнүләр үткәрелә.
Авылларда ят һәм шик уятучы кешеләр, автомашиналар күренгән очракта 20-102, 02, 020 (кәрәзле телефоннан) номерлары буенча район полиция бүлегенә яисә полиция участок уполномоченныйларына шылтыратып хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Өлкәннәргә һәм балаларга бүләк
Югары Әлки авылы мәдәният йорты үзешчәннәре Салмандагы «Каенкай» балалар приютында һәм Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында концерт күрсәттеләр.
Фәния Минһаҗева җитәкчелегендәге коллектив балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы булырлык төрле программалар әзерләгән идее. Балаларга алар тәмле күчтәнәчләр дә өләште.
Ике авария булды
Үткән атнада районыбыз юлларында ике юл-транспорт вакыйгасы булды.
10 июльдә Базарлы Матак авылының Пушкин урамында автомобиль йөртүче авария ситуациясе тудыра, шул сәбәпле машиналар бәрелешә. Авариядә ике кеше тән җәрәхәтләре ала. 11 июльдә Югары Колок-Базарлы Матак автотрассасының 56 нчы километрында йөртүче руль белән идарә итә алмау нәтиҗәсендә автомобиль кюветка барып төшә һәм шофер җәрәхәтләнә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 13:45Әлки районы укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр Район укытучыларына яңа ноутбуклар бирделәр.7300
-
18 май 2022 - 07:54Әлки районында авылларның Хәтер китабы төзелә Хәзерге вакытта Россия авыллары һәм муниципаль берәмлекләренең электрон Хәтер китапларын төзү буенча эш алып барыла.8400
-
17 май 2022 - 14:53Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.17000
-
17 май 2022 - 14:33Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде14300
-
17 май 2022 - 08:24Әлки районы укучылары Нурлаттан призлы урыннар алып кайтты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Нурлат районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе уздырды.17400
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккәнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.44300
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.23500
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.40500
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккән Гадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.44300
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган 15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.23500
-
17 май 2022 - 08:24Әлки районы укучылары Нурлаттан призлы урыннар алып кайтты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Нурлат районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Габдулла Кариев исемендәге II республикакүләм фәнни-тикшеренү конференциясе уздырды.17400
-
17 май 2022 - 14:53Коронавирус инфекциясе яңадан баш күтәрә башлаган Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада һәр көнне йөздән артык кешедә ковид табалар. Бу атнада безнең районда да көн аралаш 1-2 кешенең вируслы чир йоктыруы теркәлде.17000
-
17 май 2022 - 14:33Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде14300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика