Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Азык хәзерләр чак

Район хуҗалыклары терлек азыгы хәзерләү белән мәшгуль - 20 мең тонна яшел масса сенажга салынды, 2 мең тоннага якыг печән хәзерләнде.

Сенажга салу, печән итеп киптерү өчен күпьеллык үләннәр 6 мең гектардан чаптырылды. Механизаторлар игеннәрне чүп үләннәреннән, корткычлардан саклау белән шөгыльләнәләр. "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенең Әлки филиалы отрядлары, "Хузангай" кооперативы эшчеләре 50 мең гектардан артык мәйданда үсемлекләрне саклау чаралары үткәргәннәр. Бу эшне план буенча 75,8 мең гектарда башкарасы бар.
Игенчеләр шулай ук кукуруз, көнбагыш плантацияләренең рәт араларын эшкәртәләр - әлеге чара 7 мең гектарда үткәрелгән инде.

Чираттагы тыш утырыш
18 июньдә район мәдәният йортында Әлки муниципаль район Советының унбишенче чираттан тыш утырышы үткәрелә. Утырышның көн тәртибенә Әлки мунтиципаль район советының штат структурасына үзгәрешләр кертү хакындагы мәсьәлә куела.
Сессия 9.00 сәгатьтә башлана.

Авылларда - сабан бәйрәме
Район Сабантуе алды көннәрендә шундый ук бәйрәм кайбер авылларда да оештырылды. Әйтик, Чупш Борнае, Түбән Әлки, Карга һәм башка кайбер авыл җирлекләрендә язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган бәйрәмнәр искиткеч күңелле үтте, аларны оештыручыларга авыл халкы бик рәхмәтле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СаБантуй