Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Башкарма комитеты утырышында мөһим мәсьәләләр каралды

Муниципаль район башкарма комитетының сигезенче утырышында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр. 20 апрельдән 15 майга чаклы район территориясендә махсус янгын режимы игълан ителә. Авылларда ирекле янгын дружиналары булдыру, мәктәпләрдә укучыларга ут белән саксыз эш итүнең нинди зур бәлага китерергә мөмкин икәнлеген аңлату, урман-посадкаларны уттан саклау, коры үләннәрне яндырырга ярамаганлыгын авыл халкына...

Муниципаль район башкарма комитетының сигезенче утырышында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр. 20 апрельдән 15 майга чаклы район территориясендә махсус янгын режимы игълан ителә.

Авылларда ирекле янгын дружиналары булдыру, мәктәпләрдә укучыларга ут белән саксыз эш итүнең нинди зур бәлага китерергә мөмкин икәнлеген аңлату, урман-посадкаларны уттан саклау, коры үләннәрне яндырырга ярамаганлыгын авыл халкына җиткерү һәм башка шундый саклык чаралары турында җаваплы кешеләр сөйләде. Мәсәлән, Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Георгий Нагорнов әйтүенчә, һәркемгә үз йортында сулы зур савыт тотарга кушылган, авылларга бәла турында хәбәр итү өчен сигнализация куелган. Гражданнар җыеннарында да сүз шул турыда алып барганнар. Башкарма комитет җитәкчесе авыл җирлекләренең һәрберсендә мотопомпалар да булдырырга кушты.

Утырышта бюджет оешмаларында электр энергиясен һәм газны сакчыл куллану, шулай ук алкогольле эчемлекләр сату һәм суррогат аракы сатуга юл куймау турындагы мәсьәләләр дә карап тикшерелде, карарлар кабул ителде.

фото shgb.kfoms.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев