Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Базарлы Матак өстендә “тәлинкә” очып йөргән (ФОТО)

Базарлы Матакның Маклашовка өлешендә яшәүчеләр гаҗәеп манзара күзәткәннәр: төнге күктә башта хәрәкәтчән нокта булып, аннары зурая барып аңлаешсыз очкыч барлыкка килгән. Ул тора-бара фантастик кинолардагы космик очучы тәлинкә формасын алган, төрле төстәге утларын кабызып, аны күзәтергә чыккан дистәгә якын матаклылар күзалдында дүрт тапкыр күкне иңләгән. Аннары көнбатышка таба китеп барган....

Базарлы Матакның Маклашовка өлешендә яшәүчеләр гаҗәеп манзара күзәткәннәр: төнге күктә башта хәрәкәтчән нокта булып, аннары зурая барып аңлаешсыз очкыч барлыкка килгән. Ул тора-бара фантастик кинолардагы космик очучы тәлинкә формасын алган, төрле төстәге утларын кабызып, аны күзәтергә чыккан дистәгә якын матаклылар күзалдында дүрт тапкыр күкне иңләгән. Аннары көнбатышка таба китеп барган. Шуннан соң гына "тамашачылар" НЛО ның үзе генә түгел икәнен күргәннәр - беренче "тәлинкә" артыннан икенчесе дә кузгалган.

Бу хәлгә ышанмас та идең "тәлинкәне" күзәтүчеләр аны фотога да төшергәннәр. Шаһитлар әйтүенчә, алар бу минутларда ниләр кичергәннәрен аңлата алмас хәлдә булганнар

Фоторәсемнәрне редакциягә Ирина Абзалова китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев