Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бәйрәм белән!

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Совет Армиясендә һәм Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән ир-егетләрне, армиядә хезмәт итәргә әзерләнүче егетләрне һәм барлык әлкилеләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итте.

"23 февраль - илебезнең күп буыннарын берләштерүче кыюлык һәм ватанпәрвәрлек бәйрәме. Бу тормышларын Ватанга хезмәт итүгә багышлаган көчле рухлы кешеләр бәйрәме. Армия сафларында хезмәт итү гомер-гомергә ир-егетнең ил һәм халык алдындагы изге бурычы булды. Хәрби хезмәт узган егетләр чын тормыш чыныгуы ала, үз-үзенә ышануы, тәвәккәллеге, булдыклылыгы белән аерылып тора. Чын ирләр сыйфатларын үзенә туплаган Ватан сакчыларының кешеләр алдында абруе, дәрәҗәсе дә югары. Алар яшьләргә туган илне ярату, патриотлык үрнәге булып торалар. Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барлык әлкилеләрне бәйрәм белән кайнар котлыйм, сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете телим. Илебез күге һәрчак аяз, балаларыбыз шат һәм бәхетле булсын!" дигән сүзләр бар котлауда.

Фәннәрне үзләре сайлый
Мәктәпләрнең чыгарылыш класс укучылары 1 мартка кадәр быел нинди фәннәрдән имтихан бирәселәрен хәл итеп бетерергә тиеш.
2012-2013 нче уку елында тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен имтихан тапшыруда тамырдан үзгәрешләр көтелми, бары тарих буенча сынаулар гына бераз катлауландырылган. Барлык фәннәр буенча имтихан бирелгән дип саналачак иң түбән баллар саны да расланган инде (әйтик, математикадан ким дигәндә 24 балл, рус теленнән 36 балла җыярга кирәк).
Үткән елда дәүләт имтиханнарын тапшырганда элемтә чараларыннан файдаланган өчен Татарстан буенча 60 укучы сынаулардан чыгарылган булган. Быел да БДИ ны үсмерләргә көчле контроль астында тапшырырга туры киләчәк, имтиханнарда җәмәгать күзәтүчеләре, прокуратура, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре булачак, техник чаралар - видеокамералар куелачак, республика дәүләт имтихан кабул итү пункты комиссиясе вәкилләре дә имтихан кабул итү пунктларына барачак, дип кисәттеләр ТР Мәгариф министрлыгы үткәргән брифингта.

«Ватаным Татарстан» журналистлары районыбызда булды
Район почта элемтәсе участогы 2013 елның беренче яртыеллыгына «Ватаным Татарстан» газетасына яздыру буенча республикада өченче урынны яулаган.
20 февральдә газетаның баш мөхәррире урынбасары Фәния Әхмәтҗанова почта коллективына редакция исеменнән Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул көнне «Ватаным Татарстан» газетасының бер төркем журналистлары районыбызның берничә авылында булдылар, хезмәт коллективлары белән очраштылар, кызыклы һәм гыйбрәтле язмышлы гаиләләр тормышы турында мәгълүмат туплап киттеләр.

Иң оста хоккейчылар - Базарлы Матак мәктәбендә
19 февральдә үсмерләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей бәйгесе булды.
Базарлы Матак мәктәбе базасында үткән бу ярышта өч мәктәп командасы катнашты. Фәнис Сәгыйров җитәкчелегендә шөгыльләнүче мәйдан хуҗалары лаеклы җиңү яулады. Иске Матак мәктәбе хоккейчылары икенче урынга чыкты. Чуаш Кичүе командасы - өченче.

Чаңгы юлында очрашыйк!
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районкүләм чаңгы ярышлары оештырыла.
Бәйге «Яшь имәннәр» лагере базасында булачак. Анда район үзәгеннән һәм авыллардан чаңгычылар чакырыла. Чаңгыларны прокатка да алырга мөмкин булачак. Әйдәгез, бәйрәмне саф һавада үткәрик, бергәләп рәхәтләнеп чаңгы шуыйк!

Онытылмаслык очрашу булды
"Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үз күзәтүләрендәге гаиләләр балалары өчен "кайнар нокталар"да хезмәт иткән, аерым алганда, хәрби бурычларын Әфганстанда үтәгән сугышчы интернационалистлар белән очрашу үткәрделәр.
Башта үзәк хезмәткәрләре балаларга әлеге сугыш турында сөйләделәр, аннары кунакларга сүз бирелде. Сугышта булып кайткан абыйлары хәрби хезмәтләре белән бәйле вакыйгаларны искә төшерделәр, ә балалар аларга сорулар бирделәр. Очрашу күңелле ярышлар белән төгәлләнде.

Телевизорлар ял итә
25 февральдән 2 мартка кадәр һәм 4 марттан 6 мартка кадәр 8.00-18.00 сәгатьләрдә телевидение һәм радио тапшырулары трансляцияләнмәячәк.
Бу Биләр радиотелеүзәгендә антенна системасын урнаштыру эшләре белән бәйле. Шунлыктан җиһазлары әлеге үзәктә урнашкан барлык телерадиокомпанияләрнең программалары эфирда күрсәтелми. Эшләр уңышлы барганда тапшыруларны күрсәтмәү вакыты кыскарырга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Подписка