Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бәйрәм белән, юл хезмәтчәннәре

Районыбызның юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән «Алексеевскдорстрой» ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев котлады.

«Хөрмәтле юл хезмәтчәннәре, кадерле ветераннарыбыз! Сезне ихлас күңелдән бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Сез халык хуҗалыгы һәм кешеләр өчен гаять мөһим хезмәт башкарасыз. Яхшы юллар - бик күп эш һәм башлангычларда уңышның күп өлешен тәэмин итүче фактор ул. Юлчыларның хезмәте җиңелдән түгел. Төрле һава шартларында, көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Намуслы, тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм уңышлар телим», диелә котлау телеграммасында.

Савымчыбызга -мактаулы исем
Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм производствода югары күрсәткечләргә ирешүе өчен "Кызыл Шәрык-Агро" ачык акционерлык җәмгыяте "Чуаш Кичүе" терлекчелек комплексының машина белән сыер саву операторы Гатина Рәмзия Рәүф кызына "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде.

Юл төзүчеләр бүләкләнде
Районыбызның юл хуҗалыгы уңганнары күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм автомобиль юллары төзүгә һәм ремонтлауга керткән шәхси өлешләре өчен һөнәри бәйрәмнәре алдыннан район башлыгы бүләкләренә лаек булдылар.
"Алексеевскдорстрой" ААҖ Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин, битум кайнатучы Илдус Сираҗев, шофер Рөстәм Галиев район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Участок шоферы Илмир Каюмовка һәм тулай торак коменданты Валентина Мельниковага исә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Телевизор караучылар игътибарына
22 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, Биләр радиотелеүзәгендә монтаж эшләре башкарылу сәбәпле, радио һәм телеведениенең барлык программалары эфирдан алыначак.

Спорт хәбәрләре
14 октябрьдә Алексеевск бистәсендә көрәш буенча ярышлар үтте.
Аларда безнекеләр 11 призлы урын яулап, командалар арасында икенче булдылар. Җиңүчеләрне тренерлар Илдар Әхмәров һәм Рәмис Вафин әзерләде.
* * *
11-13 октябрьдә волейболчы кызларыбыз Яр Чаллыда үткән республика беренчелегендә катнаштылар. Алар 15 команда арасында тугызынчы урынга чыктылар.
* * *
14 октябрьдә Казан ачык кубогы кысаларында кекусинкай-каратэ буенча ярышлар уздырылды.
Аларда Базарлы Матактан Катя Зинькова бик яхшы нәтиҗә күрсәтте: 9 яшькәчә кызлар арасында ул икенче урынны алды.
* * *
Иң зур уңышка 1998-99 елларда туган яшь волейболчыларыбыз иреште: алар
Яр Чаллыда үткән Татарстан беренчелегендә, көндәшләренең һәм оештыручыларның исен китәреп, 14 команда арасында өченче урынны яуладылар. Команда составында Түбән Әлки, Базарлы Матак урта мәктәпләре, Н.Дәүли исемендәге гимназия укучылары уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алексеевскдорстрой