Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бәйрәмнәр белән котлады

Муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин барлык райондашларны 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итте.

"Бу ике бәйрәмнең янәшә килүендә үк тирән мәгънә бар, чөнки Россия тарихында татар халкының эзе тирән, роле зур. Туган илебезгә куркыныч янаганда, барлык халыклар бердәм булып яуга күтәрелгәндә Татарстанның күпмилләтле халкы да үзен аямыйча көрәшкән, тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәткән. Тыныч тормышта да бердәм, дус без. Үзебезнең Әлки җирендә менә ничә гасырлар инде татар, рус һәм чуаш халкы, башка милләтләр вәкилләре туганнарча тату, тыныч яши, тырышып эшләп, тормыш дәрәҗәсен күтәрә, ил табынын үз хезмәте җимешләре белән баета. Бу дуслык, бу туганлык һәм бердәмлек мәңге яшәсен, киләчәгебез иминлегенең какшамас нигезе булып торсын иде.
Хөрмәтле якташлар, бәйрәмнәр котлы булсын. Һәркемгә нык исәнлек һәм озын гомер, гаиләләргә муллык, иминлек телим," диелә әлеге котлауда.

Волейбол чемпионаты башланды
Авыл яшьләре командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты старт алды.
Һәр елны көз айларында волейбол буенча район беренчелегенә ярышлар үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Узган атнада хатын-кыз волейболчылар бу сезон ярышларын башлап җибәрделәр. Ә бу атнада ир-егетләр командалары уен мәйданына чыкты. Ярышларда 15 хатын-кызлар командасы һәм 28 ир-егетләр командасы катнаша. Җиңүчеләр киләсе елның 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре алдыннан ачыкланачак.
2011-2012 елгы ярышларда район чемпионнары булып "Алпар" (ир-егетләр) һәм "Авыл яшьләре" (Базарлы Матак хатын-кызлары) командалары калган иде.

Балалар аз туа
ЗАГС бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган октябрь аенда районда 12 бала дөньяга килгән.
Ә 33 кеше бакыйлыкка күчкән. Ай буена 5 пар өйләнешкән, 4 гаилә аерылышкан. Ел башыннан бирле исә 163 сабый туган, 268 кеше үлгән, 90 никах, 39 аерылышу теркәлгән.

Ике бозау урлаганнар
23 енннән 24 октябрьгә каршы төндә Яңа Чаллы терлекчелек комплексыннан тана һәм үгез бозаулар урлаганнар.
Нәтиҗәдә "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыятенә 36 мең 372 сумлык зыян китерелгән. Район эчке эшләр бүлегендә әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Ялган аракы сатканнар
Юхмачы авылында ялган аракы сату очрагы ачылган.
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре конфискацияләнгән спиртлы эчемлекне Казанга экспертизага җибәргәннәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып гаеплеләр җавапка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алькеевские вести