Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Районның хезмәт коллективлары “Җиңү” фондына 68 мең сум акча күчерде

www.photoknopa.ru Районның хезмәт коллективлары "Җиңү" фондына 68 мең сум акча күчерде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызда күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Аларны ветераннарыбызның хәтеренә уелып калырлык итеп уздыру буенча әзерлек бүгеннән башланды. Оештырыласы чаралар финанс чыгымнарын да күп сорый. "Җиңү" фондына туплана торган средстволар әнә шул изге...

www.photoknopa.ru

Районның хезмәт коллективлары "Җиңү" фондына 68 мең сум акча күчерде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызда күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Аларны ветераннарыбызның хәтеренә уелып калырлык итеп уздыру буенча әзерлек бүгеннән башланды. Оештырыласы чаралар финанс чыгымнарын да күп сорый. "Җиңү" фондына туплана торган средстволар әнә шул изге максатларга тотылачак. Район җитәкчелеге хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә, пенсионерларга әлеге счетка үз өлешләрен кертүне сорап мөрәҗәгать итте. "Ак Барс" банкының Әлки өстәмә офисы, Россия һәм Татарстан казначылыклары район бүлекләре, Иске Чаллы авыл җирлеге беренчеләрдән булып әлеге счетка акча күчерделәр. Күп коллективлар "Җиңү" фондына бер көнлек хезмәт хакларын күчерергә карар кылган. Бу атнаның эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә фондка аеруча саллы суммалар керткән коллективлар билгеләп үтелде. Базарлы Матак урта мәктәбе - 28 мең, мәдәният бүлеге 14 мең акча күчергән. Район газетасы редакциясе дә "Җиңү" счетына бер көнлек хезмәт хакын - 7400 сум - тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев