Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бер генә мәсьәлә каралды

Дүшәмбедә муниципаль район советының унбишенче чираттан тыш утырышы булып үтте.

Көн тәртибенә муниципаль район советының штатлар структурасы турында мәсьлә куелган иде. Аның буенча район советы рәисе урынбасары Динар Хәкимов чыгыш ясады. Тыңланган мәсьәлә буенча депутатлар карар кабул ителәр.

Спорт бәйрәме үткәреләчәк
23 июньдә Базарлы матак урта мәктәбе стадионында зур спорт ярышлары үткәреләчәк. Бу спорт бәйрәме 2012 елда Лондонда булачак Олимпия уеннарына багышланган Бөтенроссия Олимпиабда көне кысаларында оештырыла. Ярышларда мәктәп укучылары, авыл яшьләре, төрле оешма-учреждениеләре коллективлары көч сынашачак.
Спорт бәйрәме сәгать 10да башлана. Теркәлү 9.00 сәгатьтә.

Туган телне һәркем белсен!
Иске Тахтала мәктәбенең 10 укучысы "Чуаш карлыгачы: тел белеме һәркем өчен!" дип аталган бәйге-уенда катнашып, диплом һәм сертификатларга ия булганнар.
Ә 7нче сыйныф укучысы Ксения Хәйруллина әлеге конкурсның Татарстан буенча җиңүчесе дип табылган. Укытучы Ольга Ферапонтова Үзәк оештыру комитетыннан "Хатын-кызлар фәндә һәм мәгарифтә" төбәкара иҗтимагый оешманың чуаш төбәк бүлекчәсеннән рәхмәт хаты алган.

Бары малайлар гына
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бала тудыру йортында 3 малай дөньяга килгән. Хурада авылыннан Вероника Толстокоренко үзенең бишенче, Абдул салманнан Бекчакова Гүзәл дүртенче балаларын тапканнар. Шунысы кызык: бу гаиләләрнең икесендә дә бары малайлар гына!

Беренче сыйныфка барачаклар
Быел район мәктәләренең беренче сыйныфларына 190 бала укырга керәчәк. Балалар бакчаларында да булып үтте чыгарылышлар. Базарлы матакның "Каенкай" бакчасы 38 сабыйны, "Ромашка" - 16 баланы мәктәп яшенә җиткереп озатты. Дөрес, бу кадәр чыгарылыш белән башка бакчалар мактана алмый: Югары һәм Түбән Кәчи авылларындагы бакчалары белән дүртәр, Яңа Салман бакчасы белән нибары ике бала гына хушлашкан.

Яшен аткан
13 июнь янгын сүндерүчеләр өчен мәшәкатьле көнгә әйләнә - районда ике янгын була. Берсе - "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте Әлки филиалының Иске Матак авылындагы ындыр табагында урнашкан каравылчы өендә кыска ялганыш нәтиҗәсендә ут чыга. Икенче янгын өчен табигать казасы "гаепле": Иске Салман авылында яшәүче Ф.Шәрәфетдиновның сараена яшен суга. Нәтиҗәдә сарайга ут каба.

Яшь агачларны карыйлар
Әлки урман хуҗалыгының Базарлы Матактагы питомнигында кызу эш өсте - үсентеләрне тәрбияләп, рәт араларын чүп үләннәрдән чистартыр чак. Бу эшне биредә мәктәп укучылары башкара. Урманның яшь дуслары арасында Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары күбрәк. Балалар эшләгәннәре өчен хезмәт хакы да алачак, билгеле. Сабантуй алдыннан аларга 300әр сум акча таратканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Березка"