Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бер түбә астында булачак

Карамалы авылында киләсе елда күп функцияле үзәк төзү планлаштырыла.

Әлеге үзәктә авыл клубы, спорт залы, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты урын алачак. Хәзерге вакытта үзәкнең проектын ясату эшләре бара.
Тиздән Карамалы мәктәбенә өр-яңа автобус кайтачак. Әлеге эшләр республика Президенты Рөстәм Миңнехановның районга визитыннан соң планга кертелгән.

Беренче бураннар сынады
Бу атнада беренче кар-бураннар юл төзүчеләрнең кышка әзерлеген сынады.
Узган буранлы көннәрдә "Алексеевскдорстрой" ААҖ нең район филалы егетләре юлларда эшләделәр - трассалар кардан чистартылды, бозлавыклы урыннарга тозлы ком катнашмасы сибелде. Тозлы ком катнашмасын юллар кисешкән урыннарга, борылышларга һәм бозлавыклы участокларга 54 тонна сиптергәннәр. Кыш әйләнәсе юлларны әйбәт хәлдә тоту өчен филиалның 9 "КамАЗ" машинасы трассадан кар төрттерүгә, 5 есе ком катнашмасы сиптерүгә җайланган. "МТЗ" маркалы 4 тракторга карны сиптереп юлны ачу роторы беркетелгән. Моннан тыш, өч грейдер, ике К-701 тракторы тәүлек әйләнәсе юлны тәртиптә тоту өчен файдаланылачак. Юлларда бозлавык белән көрәшү өчен филиал 2400 тонна 34 процентлы тозлы ком катнашмасы һәм 800 тонна 50 процентлы шундый ук чималны әзерләп куйган.

Кышка кергәннәр
Бу атнада "КШ-Агро"ның "Нәсел эше" җәмгыятенә караган терлекләр кышкы абзарларга күчереп бетерелде.
Абзарларга күчерелгән маллар кышкы рацион буенча ашатыла башлаган. Бу көннәрдә терлекчелек фермалары кардаларына салам китерү эшләре оештырылган.

Су трассасында аварияләр
Үткән шимбәдән кичәгә кадәр район үзәгенең бик күп урамнарында өйләрдә су булмады.
Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәргать Әхмәтов әйтүенчә, мондый хәл Җиңүнең 40 еллыгы урамында һәм авылның үзәгендә су трассасында аварияләр булу аркасында килеп чыккан. "Әлки коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ эшчеләре бу көннәрдә әлеге аварияләрне бетерү өстендә эшләделәр.

Утырышта бюджет проекты карала
21 ноябрьдә Әлки муниципаль район советының чираттагы утырышы үткәрелә.
Утырышның көн тәртибенә 2013 елга һәм 2014-2015 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проектын карау кертелгән. Район советы утырышы район мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә башлана.

Ачык ишекләр көне
Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсе район бүлегендә 20 ноябрьдә 8 дән 17 сәгатькә кадәр ачык ишекләр көне үткәрелә.
Ул әлеге служба төзелүнең 3 еллыгына багышлана. Бу көнне җир, милек рәсмиләштерүгә һәм теркәүгә кагылышлы сорауларга тулы җаваплар алып булачак. Моның өчен оешмага үзегез килә яисә 21-6-69, 21-7-39 "кайнар линия" телефоннары буенча шылтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чемпионат РТ