Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Без ничек эшләгәнбез?

    Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү буенча районыбыз республикада иң тотрыклы эшләүче 15 район арасына кергән. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелның унбер ае нәтиҗәләре буенча районнар рейтингы белән таныштырды. Рейтинг районнарның биш күрсәткеченә нигезләнеп төзелгән: 1 гектар сөрү җиреннән алынган акчалата керем, товарның рентабельлелеге, кредитлар буенча бурычлары, уртача хезмәт хакы...

    Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү буенча районыбыз республикада иң тотрыклы эшләүче 15 район арасына кергән.
    Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелның унбер ае нәтиҗәләре буенча районнар рейтингы белән таныштырды. Рейтинг районнарның биш күрсәткеченә нигезләнеп төзелгән: 1 гектар сөрү җиреннән алынган акчалата керем, товарның рентабельлелеге, кредитлар буенча бурычлары, уртача хезмәт хакы һәм 100 гектар сөрү җиренә сөт җитештерү күләме. Алдынгы районнар исәбенә, Кама аръягы районнарыннан, бездән тыш, бары Нурлат кергән. Ә менә Чистай, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары әлеге исемлекнең ахырындагы урыннарда калганнар.

    Саклык чаралары күрелә
    Райондагы һәр мәчет, чиркәү янына яктырткыч лампалар эленде.
    Әлеге дини объектларны ут-күздән саклау өчен янгын сигналлары бирүче җайланмалар урнаштыру да таләп ителә. Бу мөһим җиһазларны мәчетләр һәм чиркәүләр үз средстволары хисабына куячак. Тора-бара мәчетләр һәм чиркәүләр яннарына видеокамералар урнаштыру да күздә тотыла.

    Татар Борнае өйләренә кабат су килде
    Газетаның үткән санында Татар Борнае авылында су торбаларының тыгылуы сәбәпле халыкның сусыз калуы хакында язган идек. Кичә редакциягә әлеге мәсьәләнең хәл ителүе хакында куанычлы хәбәр килде.
    -Әлки коммуналь челтәрләре булышлыгы белән авылда су белән тәэмин итү җайга салынды,-ди Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов.-Республиканың "Чиста су" программасы нигезендә Татар Борнаенда су скважинасы бораулау, яңа су башнясы кую һәм 1 километр озынлыгында су үткәрү исә 2014 ел планына кертелде.

    Аракыга да бәя арта
    Яңа елдан соң кибет киштәләрендә безне алкогольле эчемлекләр дә күтәрелгән бәядән каршылар.
    Бүген "Татспиртпром" җитештергән иң арзанлы ярты литрлы аракы 169 сум булса, киләсе елдан аның бәясе 199 сум тәшкил итәчәк. Аракыга бәяләр якынча 18 процентка арта. 2013 елда аңа бәяләр 36 процентка арткан булган. Былтыр арзанлы ярты литрлы аракы 125 сум торган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: