Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Безнең педагогларның инновация идеяләре

"Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновация идеясе" VIII республика конкурсының "Мәгарифтә инновация" номинациясенә районыбыз педагоглары да үз проектларын тәкъдим итте.

Үткән атнада ТР Мәгарифне үстерү институтында узган җәмәгать тыңлауларында алар проектларын яклап чыгыш ясадылар. Базарлы Матак урта мәктәбенең математика укытучысы Алия Сафина "Электрон дәреслек", Н.Дәүли исемендәге гимназиянең инглиз теле укытучысы Гөлназ Шәрипова "Туган якны өйрәнү үзәге", мәгълүмати-методик үзәкнең өлкән методисты Рәйсә Яруллина "Сугышчан һәм спорт даны музее" проектлары турында сөйләделәр. Бәйгенең нәтиҗәләре Яңа ел алдыннан билгеле булачак.

Пенсионерлардан интернатка бүләк
"Россия пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына "Тошиба-40" телевизоры бүләк итте.
Бүләк ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында узган киңәшмәдә интернат директоры Владимир Кузнецовка тапшырылды.

Талантлар бәйгесе
Районда "Талантлар чыңы" үзешчән сәнгать фестивале башланды.
Әлеге республика фестивалендә оешма-учреждениеләрнең һәм авыл җирлекләренең үзешчән сәнгать коллективлары сәхнәдә үз осталыкларын күрсәтәчәк. Иске Матак, Хурада, Чуаш Борнае авыл җирлекләре үзешчәннәре концертлар белән чыгыш ясадылар инде. Бәйгегә киләсе елның апрелендә йомгак ясалачак.

Гаиләдә алтынчы
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде.
Аны Базарлы Матакта яшәүче Елена Шубина тудырды. Кыз - гаиләдә алтынчы бала.

Бәбиләр күп Каргада
Быел Карга авылында 12 бала туган.
Аларның икесе - игезәкләр Ислам һәм Рамазан Гатиннар, әти-әниләренең дүртенче-бишенче балалары.
Авылда күп балалы гаиләләр - гадәти күренеш, шуңадыр, Әниләр көнен дә зурлап үткәргәннәр биредә. Авыл клубында бәйрәм кичәсе оештырганнар, тәртипле балалар үстергән өлкән яшьтәге әбиләрне дә, хәзерге көндә 3-5 үстерүчеләрне дә, яңа гына беренче сабыен тапкан яшь әни Зәйнуллина Филүзә, дүрт малае өстенә бишенчесен алып кайтырга әзерләнүче Хәсәнҗанова Гүзәлне һәм башка бик күп аналарны сәхнәгә чакырып данлаганнар, бүләкләр биргәннәр.

Эшмәкәр сәүдәсен киңәйтә
…декабрьдә Чуаш Кичүе авылында шәхси эшмәкәр Илгам Сәгыйров яңа кибет ачты.
Илгам Әнвәр улы туган авылында эшмәкәрлек белән берничә елдан бирле шөгыльләнә. Үз өе янында аның кечкенә генә кибете бар иде инде. Быел ул авылның үзәгендә яңа кибет төзеп куйды. Узган шимбәдә бик күп авылдашлары катнашында кибетне ачу тантанасы булды. Ишектәге тасмаларны кисеп эчкә узгач, сатып алучыларны товар муллыгы, ягымлы сатучылар каршы алды. Биредә ашамлыклар һәм көндәлек кирәк-ярак товарлар сатылачак.

Пилмәнгә сорау зур
Шәхси эшмәкәр Фәнис Гиматдинов Чуаш Кичүе авылындагы колбаса цехында пилмән җитештерә башлады.
Буш торган бинаны ремонтлап, иң заманча җиһазлар сатып алып, Фәнис былтыр колбаса ясау цехы ачкан иде. Бүген биредә 8 төрдә колбаса һәм башка ит эшләнмәләре җитештерелә. Эшмәкәр хәзер шул цехта, өстәмә җиһазлар алып, пилмән ясауны җайга салган. Сыйфатлы продукциягә сорау да зур. Һәр көнне 15-20 килограмм пилмән сатылып тора.

Руль артында … исерек ханым
ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада салмыш килеш автомобиль белән идарә итүче ике йөртүчене тоткарлаганнар.
Җиңел автомобиль йөртүче хатын-кызлар хәзер бик күп. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар исемлегендә дә ханымнар һәм туташлар әледән-әле күренә. Узган атнада автоинспекторлар туктаткан йөртүче бер ханымның руль артына алкоголь кулланган хәлдә утыруы ачыклана.

Прокурор урынбасары кабул итә
7 декабрьдә, җомга көнне, район прокуратурасы бинасында (Базарлы Матак ав., Кыр ур., 21) Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Галимов Газинур Сабирҗан улы гражданнарны кабул итәчәк.

Көчлеләр һәм зирәкләр ярыша
"Алинә" универсаль спорт залы 6 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән спорт сөючеләрне ярышларга чакыра.
Инвалидлар декадасы уңаеннан район инвалидлар җәмгыяте "Алинә" спорт залында төрле спорт ярышлары үткәрә. Армреслинг, гер, штанга күтәрү, өстәл теннисы, шахмат, шашка һ.б. уеннарда үзеңнең көчеңне, җитезлегеңне һәм зирәклегеңне сынарга мөмкин. Ярышлар үзешчән сәнгать осталары концерты белән үрелеп барыр. Чара сәгать 12 дә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИБДД