Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Быел IХ сыйныфны тәмамлаучылар өчен төп дәүләт имтиханнарын тапшыру көннәре билгеләнде

28 майда укучылар җәмгыять белеме, химия, рус әдәбияты, информатика һәм ИКТ, 31 майда математика буенча имтихан тотачак. География, тарих, биология, чит телләр һәм физикадан сынаулар 3 июньдә, рус теленнән 6 июньдә үтәчәк. Шулай ук резерв көннәр дә бар; 10 июнь география, тарих, биология, чит телләр, физика, җәмгыять белеме, химия, әдәбият,...

28 майда укучылар җәмгыять белеме, химия, рус әдәбияты, информатика һәм ИКТ, 31 майда математика буенча имтихан тотачак.

География, тарих, биология, чит телләр һәм физикадан сынаулар 3 июньдә, рус теленнән 6 июньдә үтәчәк. Шулай ук резерв көннәр дә бар; 10 июнь география, тарих, биология, чит телләр, физика, җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика һәм ИТК, 16 июнь рус теле һәм математика, 19 июнь рус теле, математика, география, тарих, биология, чит телләр, физика, җәмгыять белеме, химия, рус әдәбияты, информатика һәм ИКТ фәннәренә бирелә.

Татар теле буенча тестлаштыру бу телне туган тел яисә дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр өчен 29 апрельдә Базарлы Матак урта мәктәбендә уздырыла.

фото mediakuzbass.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев