Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Быелгы чыгарылыш сыйныфлары укучыларының бердәм дәүләт имтиханын тапшыру базасы булдырылды

enkishkola2.edu22.info Быелгы чыгарылыш сыйныфлары укучыларының бердәм дәүләт имтиханын тапшыру базасы булдырылды. Район мәктәпләрендә 11 сыйныфны быел 97 егет һәм кыз тәмамалый. Мәгълүм булганча, математикадан һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы һәр укучы өчен мәҗбүри. Әмма быел бу мәсьәләдә кайбер үзгәрешләр булачак. Аттестат алу өчен математикадан имтиханның база өлешен тапшыру да...

enkishkola2.edu22.info

Быелгы чыгарылыш сыйныфлары укучыларының бердәм дәүләт имтиханын тапшыру базасы булдырылды.

Район мәктәпләрендә 11 сыйныфны быел 97 егет һәм кыз тәмамалый. Мәгълүм булганча, математикадан һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы һәр укучы өчен мәҗбүри. Әмма быел бу мәсьәләдә кайбер үзгәрешләр булачак. Аттестат алу өчен математикадан имтиханның база өлешен тапшыру да җитә. 86 укучы әнә шул юлны сайлаган. Ә 81 укучы математика имтиханын профиль дәрәҗәсендә бирәчәк. Бу әлеге юнәлештәге вузларга укырга керү өчен кирәк. Рус әдәбиятыннан имтиханны ике укучы сайлаган. Физикадан - 29, химиядән - 4, информатикадан -2, биологиядән - 37, җәмгыять белеменнән - 52, тарихтан - 8, географиядән 1 укучы имтихан тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев