Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Быелның гыйнварыннан "Ветераннар турында" Федераль законга үзгәрешләр көченә керде

Быелның гыйнварыннан "Ветераннар турында" Федераль законга үзгәрешләр көченә керде. Әлеге закон (№5-ФЗ) 1995 елның 12 гыйнварында кабул ителгән иде. Үзгәрешләр нигезендә, хәзер Бөек Ватан сугышы чорында гамәлдәге флот составына кермәгән подразделениеләрдә сугышчан траллау операцияләрендә катнашкан, шулай ук 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорда СССР Осоавиахим оешмалары...

Быелның гыйнварыннан "Ветераннар турында" Федераль законга үзгәрешләр көченә керде.
Әлеге закон (№5-ФЗ) 1995 елның 12 гыйнварында кабул ителгән иде. Үзгәрешләр нигезендә, хәзер Бөек Ватан сугышы чорында гамәлдәге флот составына кермәгән подразделениеләрдә сугышчан траллау операцияләрендә катнашкан, шулай ук 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорда СССР Осоавиахим оешмалары һәм җирле власть органнары тарафыннан территорияләрне һәм объектларны миналардан арындыру, сугыш кирәк-яракларын һәм сугышчан техниканы җыю эшләренә җәлеп ителгән кешеләр Бөек Ватан сугышы ветераннары дип санала. Моңа кадәр бу 1944 елның 1 февраленнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорда әлеге эшләргә җәлеп итүчеләргә кагыла иде.
СССР Осоавиахим оешмалары һәм җирле власть органнары тарафыннан 1941 елның 22 июненнән 1951 елның декабренә кадәрге чорда сугыш кирәк-яраклары һәм сугышчан техниканы җыю, территорияләрне һәм объектларны миналардан арындыру эшләренә җәлеп ителгән һәм шул чорда яралану, контузия алу яисә имгәнү нәтиҗәсендә инвалид булып калган кешеләр Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары булып санала. Моңа кадәр бу чор 1944 елның февраленнән 1951 елның декабренәчә исәпләнә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев