Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Чуаш Борнае гомуми белем бирү мәктәбе “Мин татарча сөйләшәм” республика акциясенә кушылды

kazan-news.net Чуаш Борнае гомуми белем бирү мәктәбе "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясенә кушылды. Шул уңайдан биредә бик күп чаралар үткәрелгән. Мәктәптә нигездә чуаш, рус балалары белем ала. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты атналыгында оештырылган татарча кичәләрдә һәм бәйгеләрдә алар рәхәтләнеп катнаша. Халыкара туган тел көненә...

kazan-news.net

Чуаш Борнае гомуми белем бирү мәктәбе "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясенә кушылды.

Шул уңайдан биредә бик күп чаралар үткәрелгән. Мәктәптә нигездә чуаш, рус балалары белем ала. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты атналыгында оештырылган татарча кичәләрдә һәм бәйгеләрдә алар рәхәтләнеп катнаша. Халыкара туган тел көненә багышланган "Татарстан - туган җирем", "Муса Җәлил - балаларның яраткан шагыйре", "Габдулла Тукай - бөек шагыйрь" кичәләрендә укучылар татар әдипләренең шигырьләрен сөйләгәннәр, әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштергәннәр.

Укучылар белән "Татар телен беләсеңме?" дигән дәрес-викторина, "Тамчы- шоу" интеллектуаль уены үткәрелгән. Балалар татар теленә кагылышлы сорауларга җавап биргәннәр. Башлангыч сыйныфлар укучылары исә авыл фельдшеры Рәсимә апаларында кунакта булып, аның белән татар телендә аралашканнар.

-Чуаш һәм рус балалары татар телен бик теләп өйрәнәләр. Республиканың ике дәүләт телен дә белү киләчәктә дә алар өчен файдалы булыр, билгеле,-ди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев