Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Делегат сайланды

10 майда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Әлки җирле бүлегенең унтугызынчы конференциясе булды.

Анда муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин "Бердәм Россия" партиясе региональ бүлегенең Казанда үтәчәк чираттагы конференциясенә делегат итеп сайланды.

Гаилә көне белән!
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина барлык әлкилеләрне Халыкара гаилә көне белән тәбрик итә. "Гаилә - кеше өчен бәхет нигезе, шатлык чыганагы. Җәмгыятебездә соңгы елларда гаиләнең абруе үсә, гаиләләрнең иминлеге, матди хәле турында кайгыртуга зур әһәмият бирелә. Районыбызда нык, бәхетле гаиләләр бик күп. Озак еллар иңгә-иң куеп, үзара мәхәббәт һәм хөрмәт белән яшәгән, илгә лаеклы менә дигән балалар үстергән мондый гаиләләрнең абруе да югары. Бездә ел саен 135-150 гаиләнең законлы никахлары теркәлә. Яшьләр гаилә кыйммәтләренең кадерен белсеннәр, мәхәббәтләрен сакласыннар, җәмгыять алдында, балалары алдында үзләренә нинди зур җаваплылык йөкләнүен яхшы аңласыннар иде. Хөрмәтле райондашлар! Бу күркәм бәйрәм белән тәбрикләп, барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, тигезлек, балалар шатлыгы телим", дигән сүзләр бар әлеге котлауда.

Финал уйналды
4-5 майда финал уеннары белән мини-футбол буенча I район чемпионаты тәмамланды.
Чемпион исеме өчен иң көчле 4 команда көрәште. Болар - "Спартак", "Динамо", "Актай" һәм ДЮСШ. Бөтен уеннар да киеренке барды. Финал матчында "Спартак" һәм "Актай" командалары очрашты. "Актай" көчлерәк булып чыкты һәм 3:2 исәбе белән көндәшен җиңде. Нәтиҗәдә бу команда район чемпионы исемен яулады. Икенче урында - "Спартак" футболчылары. Өченче-дүртенче урыннарны ДЮСШ һәм "Динамо" бүлеште. Чемпионатның иң яхшы уенчысы дип көндәшләре капкаларына 21 туп керткән Шәйхетдинов Рөстәм ("Актай") танылды.

Солдат булырга әзерләнәләр
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалыннан язгы чакырылышта 20 егет армия сафларына алыначак.
Быелгы язгы чакырылышта районыбызның 46 егете солдат киеме киячәк. Шуның яртысына якыны - агрокөллият егетләре. Уку дәверендә алган белемнәре, физик әзерлекләре аларга хәрби бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәргә ярдәм итәр дип ышана укытучылары.

"Форпост" беренче урында
Яр Чаллы шәһәрендә 3-5 май көннәрендә "Форпост" хокук бозуларны кисәтү отрядларының VII Республика хәрби спорт слеты булып үтте.
Барлык ярышларда да призлы урыннар алып, Н.Дәүли исемендәге гимназия укучылары республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән 15 команда арасында I урынга лаек булдылар.

Яңа хезмәттән файдаланыгыз
Россия Федераль салым службасының ТР буенча 1 нче районара инспекциясе физик затны (ИНН таныклыгын) яшәү урынындагы салым органында интернет аша электрон төстә исәпкә кую турында гариза бирү мөмкинлеге хакында хәбәр итә.
Гариза бирү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru рәсми сайтында "Физик затны исәпкә кую турында гариза бирү" сервисыннан файдалану зарур. Гариза биргәннән соң кеше салым органына мөрәҗәгать итеп, заявканың теркәү номерын хәбәр итә, шулай ук шәхесен раслаучы документны (14 яшькә кадәрге бала өчен - туу турында таныклык) китерә. Исәпкә кую турында таныклык бирү чиратсыз, кеше килгәч 30 минут эчендә башкарыла. Мәктәп тәмамлаучы егет-кызларга, шулай ук ИНН таныклыгы зарур булган кешеләргә әлеге хезмәттән файдаланырга тәкъдим итәбез.

Өйрәнүләр уздырылды
Базарлы Матактагы "Г.Акопян" крестьян-фермер хуҗалыгында дуңгызларның африка чумасы авыруын кисәтү буенча өйрәнүләр үткәрелде.
Аларда ветеринария берләшмәсе белгечләре, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең район вәкиле, полиция участок инспекторы катнашты. Хуҗалыкны дезинфекцияләүдә кулланыла торган ДУК-140 машинасы файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Единая Россия"