Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Делегатларыбыз съездга китте

Кичә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының бишенче съезды башланды.

Съезд һәм конгрессның егерме еллыгы уңаеннан үткәрелә торган чаралар дүрт көн дәвам итәчәк. Анда күп кенә ерак һәм якын чит илләрдән, Россиянең барлык төбәкләреннән 1100 делегат җыелган. Әлеге зур форум эшендә районыбыздан да делегатлар катнаша.

ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Ноябрь аенда районда 21 бала дөньга килгән.
Ел башыннан бирле яңа туган сабыйлар хисабына район халкы 185 кешегә арткан. Ноябрьдә 31 кеше (ел башыннан бирле 298 кеше) бакыйлыкка күчкән. Узган айда 10 гаилә (ел башыннан бирле 101 гаилә) төзелгән, 4 гаилә (ел башыннан бирле 43 гаилә) аерылышкан. Чагыштыру өчен: узган 2011 елда ноябрь аенда 15 бала туган (ел башыннан 175), 23 кеше үлгән (ел башыннан 292), 13 законлы никахлашу теркәлгән (ел башыннан 132), 2 гаилә (ел башыннан 37) таркалган.

Хәрбиләр алкышлады
"Әфганнан Чечняга чаклы" ансамблен Казанда Офицерлар йортында алкышладылар.
Район мәдәният йорты каршында эшләүче әлеге ансамбль (җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов) башкалабызга хәрби диңгез пехотасы төзелүнең 37 еллыгы уңаеннан концерт белән чакырылган булган. Егетләребез анда башлыча хәрби тематикадан торган программа белән чыгыш ясаганнар. Залда утырган офицерлар, отставкадагы хәрбиләр һәм курсантлар ансамбльнең һәр чыгышын алкышларга күмгәннәр. Концерттан соң ансамбль яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Россия армиясе генерал- полковнигы В.Яковлев имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Исереккә юлда урын юк
Район территориясендә исерек хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактика чаралары үткәрелә.
Бу юлларда аварияләрне киметү, юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатында эшләнә. Әлеге чаралар кысаларында ноябрь аенда ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре айнык булмаган хәлдә руль артына утыруның 11 очрагын ачтылар.

Һәрвакыт булсын әни!
Гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре "Һәрвакыт булсын әни!" дигән чара үткәрделәр.
Чакырылган әниләр башта "Гаиләдә көч куллануны кисәтү" дигән темага социаль педагог лекциясен тыңладылар. Аннары балалары белән төрле уеннарда, ярышларда катнаштылар. Иң активларга бүләкләр бирелде. Екатерина Андронова һәм Алсу Гайфуллина әни турында җыр башкардылар, ә балалар шигырьләр сөйләделәр. Кичә бәйрәм рухында үтте, анда катнашучыларга бик ошады.

Яңа клуб буш тормый
Әхмәтнең яңа клубында бер-бер артлы мәдәният чаралары булып тора.
Әле шушы көннәрдә генә балалар бакчасы коллективы авыл халкы өчен бик матур концерт әзерләгән. Тәрбиячеләр, балалар һәм аларның әти-әниләре куйган бу концерт зур уңыш казанган. Казан артистлары да яңа клубны "котлап" концерт-спектакльләр күрсәтеп киткәннәр. Биредәге "Халык театры" исемен йөртүче үзешчәннәр төркеме яңа спектакль куярга әзерләнә башлаган.

Газетабыз Казанда басыла башлады
Декабрь аеннан газетабыз "Татмедиа" ААҖ филиалы "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият комплексында басыла башлады.
Моңа кадәр "Әлки хәбәрләре" Чистай типографиясендә басыла иде. Газетаның әзер битләрен без электрон почта аша нәшрият комплексына озатабыз. Аннан газета кирәк кадәр күләмдә басылып районга кайтарыла. "Идел-Пресс"та басылган газеталарыбызның полиграфия сыйфаты югарырак булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС