Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әхмәткә бәхет ишелде

Бүген Әхмәт авылына чынлап та бәхет ишелеп килде дияргә була. Биредә бер-бер артлы ике заманча корылма - фельдшер-акушерлык пункты һәм күп функцияле авыл клубы төзелеп ята.

Әхмәт халкы һәрчак төзек йортлары белән аерылып торды. Килгән-киткән кешеләр аның озын, киң урамнарына кызыгып карадылар. Ә менә соңгы елларда фельдшер-акушерлык пункты һәм клублары авария хәлендә иде. Бу ике тузган бина бөтен авылның йөзен бозып торды. Халык җыеннарында да бу хакта сүз кузгатылмый калмады. Үзешчәннәр коллективы районда беренче булып, шактый еллар элек үк "Халык театры" исемен алган авылга яңа клуб бик кирәк иде, билгеле.
Узган ел бер зур җыелышта район башлыгы Фердинат Дәүләтшин: "Әхмәттә яңа ФАП һәм клуб биналары төзеләчәк" дип белдерде. Әхмәтлеләр бу хыялларының тормышка ашасына башта ышанып та җитмәделәр бугай. Әмма көзен фельдшер-акушерлык бинасы салына да башлады, бүген инде ул әзер диярлек. Һәм ФАП белән янәшәдә бизәкле матур кирпеч белән тышланган клуб стеналары күтәрелде. Ә бит "Строитель и К" оешмасы егетләре аның нигезен быел яз башында - 21 мартта гына казый башлаганнар иде.
Клубның проекты да шактый үзенчәлекле. Бинаның стенасы 40 сантиметр калынлыктагы күзәнәкле бетон блоклардан өелгән һәм төсле кирпеч белән тышланган. Клуб 300 урынга исәпләнгән. Тамаша залын, урындыкларын алып, спорт залы итеп тә файдаланып булачак. Бу зал үзе генә дә 300 квадрат метр зурлыгында, ә биеклеге 6 метр. Идәне дә яңа төрле, сыйфатлы заманча материалдан эшләнәчәк. Төзелеш оешмасының баш инженеры Әнәс Вәлиуллин:
- Проектны бик зур һәм әһәмиятле объектларны эшләгән оешма "Татинвестгражданпроект" ясады. Бинаның һәр детале озак еллар хезмәт итәрлек чыдам һәм сыйфатлы итеп төзелә, - ди.
Клуб бинасының иркен фойесы, гардероб бүлмәсе, санузелы һәм котельнясы була. Биредә китапханә өчен дә урын табылачак. Дөрес, клуб төзелешенә 9 миллион сум гына акча каралган. Бу объект әлеге бәядән шактый кыйбатка төшәчәк, билгеле.
Республикада авылларда клублар төзү программасы яңа эшли башлады. Быел 44 районда яңа клублар салу күздә тотыла. Бездән кала тагын бары Әгерҗе районында гына клубны 300 урынлы итеп кору каралган. Башка районнарда шул ук күләмдә бирелгән акчага 100-150, күп дигәндә 200 тамашачыга исәпләнгән мәдәният учреждениеләре салына.
Клуб төзелешен күреп, ташчыларның осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Стеналар шулкадәр тигез, матур өелгән. Монда ташчылар Олег Аксенов һәм Радик Вәлиев егетләрен мактарга җирлек бар. Дөрес, шушы Әхмәттә туып-үскән баш инженер Әнәс Вәлиуллинның да туган авылында менә дигән объект төзеп куясы киләдер. Әнәс Сәмикович бу төзелештән кайтып та керми. Мастер Фәнис Гайсин да бик зур тырышлык куя.
Төзелеш материаллары белән тоткарлык булганы юк, диләр егетләр. Объектны финанслау заем формасында бара: материалларга, хезмәт хакына һәм салымга гына акча бирелә. Инде 5 миллионга якын акча төзүчеләр счетына кергән.
Рәшит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге бу төзелеш оешмасы районда байтак игелекле эшләр башкарды. Әйтик, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен алар 20 йорт төзеп тапшырды. Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә, ятим балаларга дистәгә якын өй җиткергәннәр. Һәм һәр очракта диярлек әйбәтрәк төзелеш материаллары файдалану, сыйфатлы итеп эшләү аркасында ул өйләр бүлеп бирелгән акчага караганда кыйммәткәрәк чыгалар.
Әхмәттә яңа клуб төзелеше янында мин Әнәс Сәмиковичтан сорамый түзмәдем:
- Клубны кайчан төзеп бетерә алырсыз икән, өй туен кайсы вакыткарак планлаштырасыз?
- Әлегә эшләр бик тиз бара кебек, түбәне дә шушы араларда ябарга торабыз. Әмма эчке эшләр шактый вакытны алачак. Минем уемча, бинаны сентябрьгә төзеп өлгертергә тиешбез, - диде баш инженер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Строитель и К"