Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әхмәттә яшәве рәхәт

Әхмәт - районда иң матур авылларның берседер, мөгаен. Монда килен булып төшүемнең беренче көненнән мин авылны үз иттем, яраттым. Табигате нинди бит аның! Бәрәңге бакчаларына терәлеп диярлек Чирмешән елгасы ага, аның аръягына чыгуга урман башлана. Ә ул әрәмә-урманнарда җиләкләрнең, гөмбәләрнең ниндиләре генә үсми, нинди генә җәнлек-хайваннар яшәми!

Әхмәтнең халкы да тырыш һәм уңган, җор күңелле. Авылда яшь гаиләләр күп. Алар дәүләт программаларыннан файдаланып та, үзләре тырышып-казганып та берсеннән-берсе матур, зур йортлар җиткезәләр, балалар үстерәләр, мал-туар асрыйлар. Без дә ирем Рифат белән авыл тормышын яратабыз. Гаиләбезгә ямь биреп өч сабыебыз үсеп килә.
Авылга соңгы вакытта бераз клубсыз яшәргә туры килде килүен. Аның каравы, искесе, тузганы урынына заманча матур мәдәният йорты сафка бастырылды. Әйләнә-тирәдә иң затлы һәм уңайлы клуб безнең авылда хәзер. Аны клуб итеп тә, спорт залы итеп тә файдаланып була. Бүген-иртәгә клубыбыз тантаналы төстә ачылырга тиеш.
Алай гына түгел әле, мәдәният йорты белән бергә яңа фельдшер-акушерлык пункты да ачыла. Хәер, ФАП инде айдан артык эшләп тора, халыкны кабул итә. Әле шушы көннәрдә анда нәни кызымны алып барган идем. Яңа бинада шулкадәр җылы, иркен, өр-яңа җиһазлар куелган, авырулар кабул итү, процедуралар үткәрү өчен аерым-аерым бүлмәләр. Фельдшерыбыз Миңнегөл Зәйдуллина үзе дә сөенеп бетә алмый. Почта да шушы яңа бинага урнашкан.
Әнә шулай, безнең авылга бәхет ишелде быел. Әле тагын бер зур сөенеч: авылның барлык урамнарына баганаларга яктырткыч лампалар куелды. Хәзер кичләрен, төннәрен дә авыл урамнары яп-якты.
Авыл халкы да читтән генә күзәтеп тормый. Авылыбыз үзәге тагын да ямьлерәк булсын дип, мәдәният йорты тирәсендә зур парк булдырырга уйладык. Аның әйләнә-тирәсе матур итеп тотып та алынды. Күптән түгел бөтен авыл белән чыгып, шунда 300 төп миләш, юкә, имән агачлары утырттык. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан башлап мәчет картларына кадәр бик теләп катнашты бу эштә.
Авылыбызны төзекләндерү, халыкның тормыш-көнкүрешен уңайлырак итү максатында шундый зур эшләр башкарган өчен район хакимиятенә, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, яңа объектларны төзүчеләргә, гомумән, бу хезмәтләрне оештыруда, башкаруда катнашы булган һәр җитәкчегә һәм эшчегә барлык әхмәтлеләр исеменнән олы рәхмәт белдерәбез. Үзләре турында шундый кайгырту булганда авыл халкы тагын да тырышыбрак эшләр, матуррак яшәргә омтылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дом культуры